Татарстанда коронавирустан вакцинация турында яңа сертификатлар тапшырылачак

Республикада яшәүчеләргә иске үрнәкләрнең кайчанга кадәр гамәлдә булачагын аңлатырга җыеналар.

Татарстанда вакцинация узу турында яңа сертификатлар гамәлгә кертелә. Бланкның яңа үрнәге прививка, чир кичерү һәм прививка ясатудан “медотвод”ка ия булу-булмау турында мәгълүматлардан торачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Оператив штабының туры эфиры барышында әйтелгән.
Оператив штаб хезмәткәрләре иске сертификатларның гамәлдә булу вакыты һәм эшләми торган көннәрдә эшнең ничек оештырылачагы турында халыкка бүген хәбәр итәргә җыена.


Фикер өстәү