QR-кодлы тормыш башлана: киләсе атнадан кемгә нәрсә ярый һәм ярамый?

Иртәгә ни буласын фаразларга да кыен. Әйтик, әле кайчан гына коронавируслы вазгыять буенча тотрыклы төбәкләр рәтендә булсак, бүген – авыручылар артуын күзәтәбез. Вазгыять киеренке. Шушы үзгәрешләр коронавируска каршы чикләү чараларының катгыйлануына китерде дә инде.

Роспотребнадзор белгечләре август башы – сентябрь азагына кадәр республикадагы санитар-эпидемиологик вазгыятьне тикшергән. Санлы мәгълүматлар мондыйрак: август аеның беренче атнасында 357 авыру очрагы теркәлсә, сентябрьнең соңгы атнасында бу сан 419га җиткән.

Аның каравы коронавируска каршы вакцина ясатучылар кимегән. Августта 200 меңнән артык кеше прививка алган, сентябрьдә андыйлар – 80 меңнән аз гына артык. Шул ук вакытта 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында прививканы узган айда 17181 кеше генә алган. Шулай итеп, сентябрь ахырына 60 яшьтән өлкәнрәк 250 меңнән артык кеше прививка ясаткан, ягъни бу планның 37 проценты. Искәртеп үтик: Татарстанда 2,4 млн кешегә прививка ясарга планлаштыралар. Бу күрсәткеч 45 процентка үтәлгән.

11 октябрьдән чикләү чаралары кертелгәч, вакцина ясатырга теләк белдерүчеләр артыр дип фаразлыйлар. Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Альмир Абашев бу җәһәттән прививка кадату өчен яңа пунктлар ачылачагын әйтте. Зур шәһәрләрдә вакцина ясату өчен кабат мобиль пунктлар эшләячәк. Мондый тәҗрибә тармак вәкилләре өчен яңалык түгел инде. Сәүдә үзәкләрендәге вакцина ясату пунктлары үз эшен дәвам итәчәк. Тик, дүшәмбе кагыйдәләре буенча, анда да QR-код белән генә кереп булачак.

– Керә торган җирдә шушы кодларны тикшереп торучылардан күп нәрсә тора инде. Сәүдә үзәкләренә керә алсагыз, керерсез дә вакцина ясатырсыз. Әгәр ишек төбендә үк борып җибәрсәләр, сырхауханә яисә башка вакцина ясату пунктында прививка кадатырга мөмкин. Җылы көннәр торганда, метро тирәләрендә мобиль пунктта прививка ясату мөмкинлеге бар, – диде Альмир Абашев.

QR-код ияләренең 11 октябрьдән соң ничек яшәячәге аңлашыла кебек. Алар иркен хәрәкәтләнә ала. Ә менә прививка ясатырга ярамаган («медотвод»ы булган) кешеләргә нишләргә?

Альмир Абашев җәмәгать урыннарына андыйларга да керү тыела дип белдерде.

– QR-код – ул вакцинацияне уңышлы узу нәтиҗәсе. Кеше авырмаса да, ниндидер зарар йоктыра, тарата ала, аның чыганагы булудан туктамый. Мондый очракта вакцинасыз кешеләр өчен куркыныч арта. Димәк, аларга  җәмәгать урыннарында булу тыела. «Медотвод» бармы-юкмы – аерма юк.   QR-код алу шарты бер: йә син авыру кичерәсең, йә вакцина ясатасың, – дип аңлатты министр урынбасары.

«Медотвод»сыз, кодсыз кешеләр зур сәүдә үзәге эчендә булмаган теләсә нинди азык-төлек кибетләренә, кече мәйданлы азык-төлек булмаган товарлар белән сату иткән кибетләргә, банк, даруханә, почта, мунча, җәмәгать транспорты, чәчтарашханәләргә керә ала.

Билгеле, үзең турында гына уйлый торган чордан күптән уздык инде. Белгечләр пандемия белән бәйле вазгыятьне уртак җаваплылык дип атады. Уртак эштә сынатмаска иде.

ИСТӘ ТОТ!

QR-кодны дәүләт хезмәтләре порталыннан табарга була. Иң җайлысы – телефонга «Госуслуги СТОП Коронавирус» кушымтасын урнаштыру. Шушы хезмәт аша җайлы гына итеп QR-кодны күрсәтергә мөмкин.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү