Авыл: артугамы, кимүгәме?

Росстат октябрь башында 2021 елда авыл хуҗалыгында җитештерүнең кимүгә таба баруын хәбәр итте. Икътисадның гомуми үсеше 5 проценттан артып барганда, авыл хуҗалыгында җитештерү акчалата исәпләгәндә 3,4 процентка кимегән икән.

Бу уңайдан Мәскәү журналистлары менә болайрак яза: «Авыл хуҗалыгы продукциясенең бәяләре узган елның гыйнвар – августы белән чагыштырганда 20 процентка диярлек артты. Үсемлек маена бәяләр рекордлы 27,1 процентка, шикәргә 146,8 процентка күтәрелде. Парадокс: бәяләрнең шулай артуына карамастан, агоросекторның гомуми җитештерүе акчалата исәпләгәндә кими». Авылдан ерак журналистлар, бәлки, белеп тә бетерми торганнардыр: шикәр заводлары һәм май сыгу предприятиеләре шәһәрләрдә урнашкан һәм аларны авыл хуҗалыгы тармагына кертсәң дә шартлы рәвештә генә кертеп була. Кошчылык фабрикалары белән дә эш шулайрак тора. Болар нигездә сәнгать предприятиеләре һәм аларны авыл белән бары тик чимал гына бәйли. Һәм соңгы продукциянең бәясе күтәрелү авылга файда бирми диярлек. Аннан соң шикәр чөгендере игү, көнбагыш үстерү белән авыл хуҗалыгының бик кечкенә өлеше генә шөгыльләнә. Шуңа күрә шикәр белән көнбагыш маена бәяне тагын берничә тапкыр арттырсаң да, алар авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем акчалата күләменә бик әллә ни өстәмиләр. Ә менә вакытында яуган бер яңгыр нәтиҗәсендә миллиардлаган һәм дистә миллиардлаган сумнар өстәлә яисә тартып алына… Табигать шартларына бәйле булдыңмы, җитештерү синең тырышлыгыңнан гына тормый. Әнә Европада җилләр акрын исә башлау энергия чыганакларына бәяләрне күтәрүгә никадәр өлеш кертте. Җил станцияләре электр эшләүне туктатты чөнки.

Ә ашлык һәм печән муллыгына җил дә, яңгырлар да, кояш та үз өлешен бик мул кертә. Кояшлы көннәр аз булса, ашлыкның тулай күләме дә, сыйфаты та түбәнәя. Үзе белән бозлы яңгыр ияртеп килгән бер көчле җил меңнәрчә гектарны уңышсыз калдыра һәм миллионлаган сумнарны җилгәрә ала. Быел, күрдек бит инде: яңгырны күктән тартып алырдай булдык – яумады. Бәс, шулай булгач авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең физик күләме кими, ул кимегәч, бәяләр артса да, акчалата керемнәр  үсә алмый. Әйтик, ашлыкка бәя күтәрелү ул барыннан да бигрәк авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә китереп суга: сөт һәм ит җитештерүне файдасызга әйләндерә. Интернетта фермерлык белән шөгыльләнүче Россия блогерлары хор белән кычкыралар әнә: сыерларны бетерәбез, диләр. Бүтән керемебез юк иде, шушы сыерларга гына карап тора идек, суймыйча булмый инде, дип зар елыйлар.

Газета хәбәрчесе авылда яшәүче буларак үзе дә күреп тора: байтак хуҗалык фураж бәяләре күтәрелүгә сугым пычагы белән протест белдерде. Мөгезле эре терлекнең баш саны кимү – шәхси хуҗалыкта гына түгел, эре инвестор хуҗалыкларына да хас күренеш. Һәм бу быелгы гына түгел, күпьеллык тенденция. Татарстан статистикасына гына күз төшереп карыйк. 2017 елда мөгезле эре терлекләрнең саны алдагы елның 99,4 проценты кадәр генә булган. 2018дә тагын да кимеп, 97,7 процентка гына калган. 2019 күрсәткече дә алдагы елның 98,4 проценты кадәр генә. 2020 елда да терлекләрнең баш саны алдагы елның 97,8 процентын гына тәшкил итә. Игътибар итегез: яңгырлар вакытында явып, терлек азыгы мул булган елларны карадык әлегә кадәр. Сентябрь ахыры мәгълүматларын алдым. Ел башы белән ахырында саннар үзгәрә гадәттә. Быел кимү темплары куәтлерәк. Республика буенча мөгезле эре терлекнең баш саны алдагы елның 95,7 проценты кадәр генә. 2017 елның сентябрендә республика буенча йөз гектарга 18 баш мөгезле эре терлек туры килсә, быел бу сан 17 генә. Гектарның потенциал мөмкинлекләре исә зур. Әтнә районыда, мәсәлән, быел йөз гектарга 55 баш мөгезле эре терлек туры килә. Кама Тамагы районы быел терлекләрне күпләп бугазлаган: үткән елгының 29 проценты кадәр генә калдырган. Гаепләп язмыйм бу юлларны, чөнки һава торышы районнарда ничек булуын белмим. Терлек азыгына кытлык булса, баш санын арттырудан мәгънә юк.

Менә бу югарыда язылганнар тәнкыйть сүзләре түгел. Икътисадта ике төрле үсеш бар. Экстенсив үсеш һәм интенсив үсеш. Беренчесен авыл хуҗалыгы мисалында карасак, терлекчелек продукциясен терлекләрнең баш санын ишәйтү юлы белән арттырасың. Бу оптималь юл түгел, әлбәттә. Җитештергәннең үзкыйммәте зур була, рентабельлек кечкенә. Интенсив үсеш исә продукцияне баш санын арттырмыйча гына күбәйтүне күз алдында тота. Бу очракта рентабельлек арта. Бер сыердан алынган сөт күләме зуррак була, ит тә шулай ук. Татарстан авыл хуҗалыгы нигездә икенче юл белән үсә. Сөт мисалында карыйк. 27 октябрьдә көнлек савым 3752,9 тонна тәшкил иткән. Бу узган елның шул көне белән чагыштырганда күбрәк. 2020 елның 27 октябрендә сан 3627,4 тонна булган. Быел бер сыердан уртача 16,9 литр сөт савылса, үткән ел 16,4 литр гына булган. Терлекләрнең баш саны кимү шартларында да күбрәк продукция алып була, димәк.

Саннар белән чуарламас өчен әйтеп кенә китик: терлекләрнең баш саны кимүгә кармастан, ит җитештерү күләме дә арта Татарстанда. Санны киметкән районнар да күп, билгеле, әмма тулаем республика буенча җитештерү берничә район тырышлыгы белән үсештә. Республика буенча беренче өч кварталда акчалата керем дә арткан. Үткән елгының 105 проценты кадәр. Димәк, Россия статистикасы бер нәрсә, Татарстанныкы – икенче. Россиядә кимү булса, бездә арту. Әмма дә ләкин максат бит күләмне арттыру гына түгел, җитештерүне табышлы итү булырга тиеш. Ягулык-майлау материалларына, төзелеш кирәк-ярагына, техникага бәяләр котырып үскәндә, күбрәк җитештереп, акчалата керемең күбрәк булса да, табышка эшләү бик кыен. Җитмәсә, банк процентлары да арту ягына китте. Икътисадта баланс булмау, бәяләр гаделсезлеге гел авыл хуҗалыгына китереп суга бездә. Аз гына шартлар уңайсызландымы, нефтьчеләр үзләренә өстенлек һәм субсидияләр сорап шыр кычкыра башлый. Металлурглар шулай итә. Төзелеш компанияләре хөкүмәттәге үз лоббиларын эшкә җигәләр. Һәм алар файдасына карарлар кабул ителә гел. Ә менә авыл хуҗалыгын яклардай кешеләр күренми югарыда. Быел авыл икеләтә кыенлыклар алдында калды. Табигать шартлары белән кырыс сыналды, сәнәгать продукциясенә бәяләр үсү белән кысылды. Менә шул шартларда да үсә һәм җитештерә әле ул.

                                      Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү