Гаиләбез истәлекләре. «Ярый әле фа­җига булмый кала!»

Сырпы тапмадым

Әти-әниебезнең беренче уллары 3–4 яшьләрендә бер-бер артлы дөньядан китәләр… «Киләчәктә өебезнең тәрәзәләре саен балаларыбыз булсын иде, дип еладык әтиең белән икебез», – дип сөйли иде әнием… Те­ләкләре тормышка аша. «Фәрештәнең «Амин!» дигән сәгатенә туры килгәндер», – диләр безнең якларда мондый очракларда. Алар алты бала тәр­бия­ләп үстерәләр. 1938 елда олы апабыз Флера, 1941 елда Марсель абыебыз туа. 1942 елның мартында әтием сугышка киткәндә, әнием ике бала белән кала.

Тылдагы халык совет солдатларына кирәк-яраклар җибәреп тора. Авылдашлардан фронтка җибәрү өчен җылы оекбашлар, бияләйләр җыю укытучыларга тапшырыла. Башлангыч мәктәп директоры буларак, бу эшкә әнием җаваплы була. Күп вакыт, ишек­ләрне тыштан бикләп, балаларның үзләрен генә өйдә калдырырга туры килә аңа. Берсендә шулай соң гына өйгә кайтып керсә, ни күрсен! Идәнгә он сибелгән, идән уртасында онга «бат­кан» апаем Флера басып тора… Кулларына камыр ябышкан, алҗып беткән. Болай да зур матур кара күзләре тагы да зурайган сыман, аптырап карап торалар… «Ипи песерәсе (пешерәсе) идем, сырпы (шыр­пы) тапмадым, әнием», – ди 4 яше дә тулмаган апаем… Бар булган онны су белән болгатып бетергән… Ничек әле «сырпы» тапмаган!!! Каһәр суккан сугыш тудырган авырлыкларга тешен кысып түзеп, сер бирмичә яшәгән әнием, апаемны ко­чып, үксеп елап җибәрә… Ярый әле фа­җига булмый кала!!! Ярый әле әнием шырпыларны «ерак» яшерә торган була!

 

Курчаклар да беткәндер инде

Бөек Ватан сугышына безнең авылдан – Арча районы Урта Бирәзә авылыннан бик күп ир-егетләр китә. Шулар арасында урамыбызның каршы ягындагы күршебез Гарәпша абый да. Аның кызы Мәрһәмбикә белән минем апаем Флера бик дус булалар. Менә бер вакыт сугыштан Гарәпша абый яраланып кайта. Кызына бүләккә курчак алып кайта. Дус кызының курчагы белән минем апаем да уйный, бик кызыга курчакка. Җитмәсә, әтием дә сугышка киткәндә апаема: «Әниеңне тыңла, тәти, акыллы бул кызым, яме! Мин сиңа курчак алып кайтырмын», – дип әйткән була… Шуны исенә төшергәндер инде апаем. Бер көнне шулай, Мәрһәмбикәнең курчагы белән уйнаганнан соң өйгә кайткач: «Әтием кайтмый да кайтмый, курчак­лар да беткәндер инде…» – дип сөйләнеп утыра…

Фәрдия Сәфәргалиева


Фикер өстәү