Дәүләт Советында халыкның мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында сөйләштеләр

Бүген Дәүләт Советында «Гражданнар һәм башкарма хакимият органнары. Судтан тыш хезмәттәшлек юллары» дигән темага киңәшмә булды. КПРФ фракциясе уздырган чарада фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов, Дәүләт Советы депутатлары, КПРФ фракциясе әгъзалары Фәдбир Сафин һәм Мансур Гарифуллин, күзәтчелек һәм суд органнары, профильле ведомстволар, шулай ук республиканың иҗтимагый оешмалары, гражданнарның инициатив төркемнәре вәкилләре катнашты.

Хафиз Миргалимов утырышта Дәүләт Советына юлламасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның шәһәр, район һәм авыл дәрәҗәсендәге муниципаль хакимият органнарының халык белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне җайга салуда мөһим ролен билгеләп үтүен искәртте. «Республика, муниципаль һәм җирле хакимиятләргә кешеләр төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә, бу аларның конституцион хокукы. Әмма башкаручыларда кайвакыт формаль караш, отпискалар һәм битарафлык күзәтелә. Шуны танырга туры килә: гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында федераль һәм республика законнары һәрвакытта да нәтиҗәле эшләми», – диде Хафиз Миргалимов.
Дәүләт Советы депутаты Мансур Гарифуллин, бакчачылардан шикаятьләр санының артуы турында хәбәр итеп, конкрет юнәлешләр өчен җавап бирүче башкарма органнарның структур бүлекчәләре эшенә контрольне көчәйтү зарурлыгын билгеләп үтте.
Быелның 10 аенда җирле үзидарә органнарына гражданнардан 45 меңгә якын мөрәҗәгать, министрлыкларга һәм ведомстволарга – 81,5 мең мөрәҗәгать кергән. Республиканың Югары Суды тарафыннан күп балалы гаиләләргә һәм инвалидларга җир участогы бүлеп бирү, гаражлар һәм бакча участокларын хосусыйлаштыру, шәхси торак төзелеше өчен җир участокларына хокук алу һәм рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча 1524 эш каралган. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына 4,8 мең язма һәм телдән мөрәҗәгать килгән, аларның 90 проценты уңай хәл ителгән.


Фикер өстәү