Фәрит Мөхәммәтшин мәдәният йортларын төзекләндерү мәсьәләләре буенча халыкны кабул итте

Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлегендә халыкны интернет аша кабул итте. Сөйләшү барышында районнарда  мәдәният учреждениеләрен төзү, капиталь ремонтлау турында киңәшләштеләр.

Кайбер җирлекләрдә яшәүчеләр Фәрит Мөхәммәтшинга мәдәният йортларын төзекләндерүгә ярдәм итү үтенечен җиткерде. Парламент башлыгы, аларны тыңлаганнан соң, телгә алынган кайбер объектларның 2022 һәм 2023 елларда капиталь төзекләндерелергә тиешле корылмалар исемлегенә кертелгәнлеген әйтте. Әйтик, Тукай районының Яңа бистәсендәге, Алексеевск бистәсендәге мәдәният йортлары, Буа районы Алших авылы клубы, Саба районының Туган якны өйрәнү музее – шундыйлардан.

Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт районының Ямаш авылыннан Иван Тимофеевның һәм Мамадыш районындагы Иске Кирмән авылыннан Фарил Дульмиевның шундый ук сорауларына җавап биреп, бу авыллар клубларын республика программасына кертү турында гаризалар тапшырылмаганлыгын искәртте һәм, Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итү өчен, район җитәкчелеге белән смета документларын әзерләргә кирәклеген әйтте.

Онлайн кабул итүдә Балтачтан Рәзинә Сәлахетдинова район авыл клубларын интернет челтәренә тоташтыру мәсьәләсен хәл итүдә булышуны сорады. Аның әйтүенчә, районның 45 клубыннан нибары 6сы гына интернет челтәренә тоташтырылган. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, 2021 елда 458 мәдәният йортына интернет кертелгән, Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы бу юнәлештә эшләвен дәвам итә.
Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, барлык мөрәҗәгатьләр «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге штабында даими контрольдә тотылачак.

Соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашып, быел капиталь төзекләндерүгә республика бюджетында 300 миллион сумнан артыграк күләмдә акча каралуын искә төшерде. «Республика җитәкчелеге  социаль программалар һәм проектларны финанслауга бәйле бурычларның барысын да катгый төстә үтәргә ниятли, – диде ул. – Авылларда мәдәният йортларын төзү һәм төзекләндерүгә, капиталь ремонтлауга да кагыла бу.  Бүгенге мөрәҗәгатьләргә килсәк, кирәкле документлар һәм районнардан тиешле гаризалар булганда, барысын да үтәргә мөмкин. Бүлеп бирелгән акчаның максатчан тотылуы гына кирәк».


Фикер өстәү