Дүрт дипломлы белгеч Олег Волков: «Өйдә хатын-кыз кулы җитми, дип аптырап тормыйм»

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында яшәүче Олег Волков, өйдә хатын-кыз кулы җитми, дип аптырап тормый. Идәнен дә юа,  камыр ризыкларын да пешерә, кыяр-помидорын да тозлый. Дөньялар болай булса, ипине дә үземә салырга туры килмәгәе, ди. Оекбаш, бияләй дә  бәйли.  Эшне талымлап тора торганнардан түгел.

Волковлар нәселенең кушаматы – Бүре. Тырышлык, үҗәтлек Олегның  холкында да чагыла. Шул ук вакытта йомшаклык та хас, кешегә бер дә  «юк»  дип  әйтә  белми. Әмма теләгенә ирешмичә, ярты юлда туктап калырга яратмый. Авылда кемнең дүрт югары дипломы бар әле?! Агроном, биология укытучысы, психолог, музей белгече.  45 яшьлек Олег менә шуның кадәр белемгә  ия. Баштарак мәктәптә биология дәресләрен укытса, хәзер авылның туган якны өйрәнү музеен җитәкли. Керәшеннәрнең мәдәниятен,  көнкүрешен яктырту буенча эш алып бара.

Керәшен Сәрдәсендә яшәү урыны буенча 300ләп кеше теркәлгән, әмма шуның яртысы гына авылда яши. Укыганым әрәмгә китә  дип, авылдан китү ягын карамаган Олег. Җирне ярату хисе шәһәргә тартылудан көчлерәк булып чыккан. Яшелчәчелек белән шөгыльләнү бабасыннан күчкән. Бакчада казыну аның бар мәшәкатен оныттыра. Ике теплицада яшелчә үстерә.

Тәрәзә төбе үсентеләр белән тулган. Борыч, кәбестә чәчкән. Помидор утыртырга март ахыры – апрель башын көтә. Аны өйдә ике айдан артык үстерергә киңәш итми. Үсентеләрен ел саен ала торган клиентлары бар икән. Лалә, гладиолус суганчаларын да   сата.

– Бездә һәр гаилә яшелчә, җиләк-җимешне үзенә кирәгенчә генә үстерә. Әгәр уңышны  авылга  килеп җыючылар булса,  сату өчен үстерүчеләр дә табылыр иде, – ди бакчачы. – 2019  елны бәрәңге уңышы күп булды, аны кая куярга белмәдек. Килосын 5 сумга саттык. Авылдашларның күбесе ашалмаган  бәрәңгесен яз көне чыгарып  ташлады. Узган ел уңыш белән мактана алмадык. Быел бәрәңге мәйданын арттыручылар күбрәк булыр дип уйлыйм. Ник дигәндә, 90 нчы еллардагы кебек, шәһәрдән кайтып, авылда бәрәңге утыртырга теләүчеләр бар.

Олег Волков  помидорның «Москвич», «Сибирская малютка», «Джина» кебек иртә өлгерә торган сортларын  утырта. Соңгы вакытта «Хөрмә», «Снегирь», «Подснежник»  дигәнен үстерә башлаган. Кыярларның «Кураж», «Клавдия», «Верные друзья» кебек сортларын тәкъдим итә. Бакчачы әйтүенчә, ике-өч сортны бер түтәлгә чәчәргә кирәкми, бу дүртенче яңа сорт барлыкка китерәчәк. Бер теплицада баллы белән әче борычны да  утырту файдага түгел, баллысы әчегә әйләнәчәк. Ак белән кызыл чөгендерне дә  аерым чәчәргә кирәк, бергә кушылганда, төсләре буталачак. Виктория уңышы яхшы булсын өчен, кишәрлекне ел саен бер түтәлгә арттырып, берничә елдан  беренче утыртканын бетерергә кирәк. Кыяр әче булмасын дисәң, орлыгын сирәк  чәч, суны кызганма.

Олег Волков  яшелчәне үстереп кенә калмый, көзге уңыштан кышка җитәрлек запас та әзерли. Елга ким дигәндә өчәр литрлы  50–60 банка  чия, карлыган компотлары яба. Ясаган салатларының саны гына 100  банкадан артып китә. Кыяр, помидор да тозлый. Үзенә ашарга да, туганнарына күчтәнәчкә бирергә дә җитә.

– Күбрәк кәбестә, борщлар  ябам. Шулпаны пешергәч, тиз генә салырга җайлы. Кишерен, суганын, кәбестәсен турап торасы юк. Сезон вакытында  көнгә 4–5 сәгать плитә янында кайнашам. Мине бер генә  төрле эш туйдыра. Шуңа күрә берьюлы берничәне башкарам, – ди  Олег.

Олег – гаиләдә иң төпчеге. Әнисе аны 36 яшендә тапкан. Апасы  шәһәргә   киткәч, бар эш тә энекәшенә калган. Әнигә ярдәм итәм дип, йон эрләргә дә, оекбаш, бияләй  бәйләргә дә өйрәнгән. Тулай торакта яшәүче апасына кунакка  баргач, кухняда хуҗабикәләрнең  кыяр-помидор тозлаганын күзәткән. Шуннан үзе дә тозлау эше белән кызыксына башлаган. «1993– 1994 елларда кибеттә сатып алырга әйбер булмады бит. Бәрәңге белән  кышка дип ясалган салат ашап, кытлыкны җиңдек», – ди Олег.

Аш-су рецептларын китаптан да карап өйрәнгән, кунакка баргач, тәмлеләренең ничек әзерләнүен сораштырган. Хәзер, киресенчә, авылдашлары, танышлары аның үзеннән сорый. Шулай итеп, рецептлары кулдан-кулга йөри.

– Тәме түгел, күбрәк сакланышы өчен борчыласың. Хәзер компотны җимешләрен дә  кайнатып әзерлим. Уксус күп булса, киметеп салам. Гомумән, тоз, шикәр комын   йә киметеп, йә арттырып тәмне көйләргә тырышам. Берничә  банкага дигән тозлыкны  зур кәстрүлгә салып кайнатам. Бу вакытта тәме бертөрле була, – ди.

Моңа кадәр берәүнең дә Олегка, нигә хатын-кыз эше эшлисең, дип әйткәне булмаган. Әйтсә дә, үпкәләмәячәк, әллә ни исе китмәячәк. Киресенчә, аның белән горурланучылар күбрәк икән. Икенче тапкыр өйләнергә дә исәбе  юк кебек. Аның шәһәргә китәсе, ә кызларның авылга кайтасы килми. Шуңа күрә әлегә  Олегка пешерергә дә, юарга да туры киләчәк. Ау, кызлар сез кайда?

«Зөлфия» салаты

Кирәкле әйберләр:

Помидор – 3 кило

Баллы борыч –1 кило

Башлы суган – 250 грамм

Кишер  – 0,5 кило

Петрушка, укроп –100 грамм

Сарымсак – 30 грамм

Лавр яфрагы – 5 данә

Борчаклы борыч, канәфер – 12 шәр

Сыек май  – 100 млл

Шикәр комы – 100 грамм

Аш серкәсе – 50 мл

Корица – ярты чәй калагы  (сылама)

Яшелчәләрне турап, кишерне исә угычтан уып, барлык  кирәкле әйберләрне кушып, тәменчә тоз (3 аш кашыгыннан артык түгел), төелгән борыч салып утка куябыз. Кайнап чыккач, 40 минут кайнатабыз, бераз болгаткалап алабыз. Кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга ябабыз.

Сәрия Мифтахова

 

 

 


Фикер өстәү