Татарстан Дәүләт Советы Рәисе халыкны кабул итте

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә халыкны кабул итте.

Бөек Ватан сугышы ветераннары Зинаида Григорьевна Бушуева һәм Зәйтүнә Борһан кызы Хөсәенова Дәүләт Советы Рәисенә «Безнең ишегалды» программасы буенча йорт яны территорияләрен төзекләндерү турында мөрәҗәгать иттеләр. Ветераннар республика җитәкчелегенә Казан шәһәренең Яңа Савин районы Лаврентьев урамында күптән түгел үткәрелгән капиталь ремонт өчен рәхмәт белдерделәр.

Ремонт тәмамланганнан соң, быел май аенда партиянең җирле бүлекчәсе активистлары ветераннар өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган ишегалды бәйрәме оештырганнар. Зинаида Григорьевна һәм Зәйтүнә Борһан кызы партиянең Казан җирле бүлекчәсенең Яңа Савин районы җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Ольга Тихоновага, шулай ук «Яшь гвардия» һәм «Халык фронты» яшьләр оешмалары җитәкчеләренә рәхмәт белдерделәр. «Алар безнең өчен, район халкы өчен, бәйрәм концерты оештырдылар, – дип сөйләде ветераннар, – безнең өчен әлеге игътибар бик мөһим. Халкыбызның батырлыкларын хөрмәт итүләрен, хәтерләүләрен аңлау бик күңелле».

Зинаида Григорьевна Бушуева Ленинград блокадасын кичерә, аннары озак еллар Казанда Үзәк телеграфта элемтәче булып эшли. Зәйтүнә Борһан кызы Хөсәенова сугыш елларында оккупацияләнгән территориядә була, Тааветти концлагерендә тоткын була. Пенсиягә чыккач, алар актив рәвештә иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнәләр.

Бүген исә ветераннар парламент башлыгын үзләренең төзекләндерелгән ишегалдына чакырды. Фәрит Мөхәммәтшин аларга актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт белдерде һәм озын гомер теләде.

Бөгелмә районында яшәүче, 3 төркем инвалид Илдар Әхмәткаримов белән Фәрит Мөхәммәтшин телефон аша аралашты. Ир-ат сәламәтлеге белән бәйле проблемалардан зарлана, җирле поликлиникада аңа түләүле тикшерүгә генә юллама бирелә, ә инвалидлык буенча пенсиясе аз. Илдар Әхмәткаримов медицина тикшерүе үткәрүдә ярдәм күрсәтүне сорады. Фәрит Мөхәммәтшин бу мәсьәләне шәхси контрольгә алды.

Бүген «Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлекчәсенең Авиатөзелеш районы җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Наталья Панфилова Фәрит Мөхәммәтшинга оборона предприятиеләрендә эшләүче эшче яшьләр белән очрашу оештыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. «Безнең яшьләр бик зур потенциалга ия, егетләрнең идеяләре һәм тәкъдимнәре күп, һәм иң мөһиме – алар Россия файдасына эшләргә әзер», – диде ул. Фәрит Мөхәммәтшин инициатива өчен рәхмәт белдерде һәм очрашу форматы турында уйланырга кушты.

 


Фикер өстәү