Суның биеклеге бер тәүлек эчендә 3 сантиметрга күтәрелгән

Татарстанның Югары Ослан районында Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге бер тәүлек эчендә 3 сантиметрга күтәрелгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, Чаллы янында Түбән Кама сусаклагычында суның биеклеге 5 сантиметрга кимегән һәм 63,15 билгесендә туктап калган. Түбән Кама ГЭСының түбән бьефында суның биеклеге 5 сантиметрга күтәрелгән, әмма куркыныч биеклеккә – 60 сантиметрга кадәр ерак әле.

Республика елгаларында боз өстенә су чыккан, кайберләрендә ачык урыннар күренә. Узган тәүлектә елгаларда суның биеклеге -16 сантиметрдан +10 сантиметрга кадәр тирбәлүе күзәтелгән.


Фикер өстәү