«Тантана»да артистларны табиблар бүләкли

Бүген, халыкара театр көнендә Камал театрында «Тантана» премияләрен тапшырдылар. Быел әлеге премияне артистларга Татарстанның иң абруйлы медицина хезмәткәрләре тапшырды.

Дебют номинациясендә Чаллы театры актеры Венер Фәйзуллин җиңде. Эпизодик рольне иң яхшы башкаручы булып Тинчурин театры артисты Резедә Сәлахова танылды. «Тантана»да барлыгы 12 номинация каралган.

Халыкара театр көнендә тапшырыла торган «Тантана» премиясендә иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы булып Камал театры артисты Ләйсән Фәйзуллина, иң яхшы ир-ат ролен башкаручы булып Эмиль Талипов танылды. «Намус һәм тугрылык» номинациясендә Татарстанның халык артистлары Хәлим Җәләй һәм Геннадий Прытков билгеләп үтелде.


Фикер өстәү