Татарстанда машина йөртү таныклыгына имтихан тапшырганда күзәтүчеләр — башка йөртүчеләр, иҗтимагый оешма һәм автомәктәп вәкилләре дә катнаша алачак.
Аларның машинага утыруы имтихан тапшыручы белән килештереләчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов хәбәр итте.
«Күзәтүчеләрнең катнашуы имтиханның „үтә күренмәле“ итү һәм бәхәсле очракларны хәл итәргә булышачак», — дип аңлатты Дәүләт автоинспекциясе башлыгы урынбасары.
Машина йөртүче имтихан бирү процессына шикаять белән мөрәҗәгать итсә, комиссия аудиоязмаларны һәм видеоларны өйрәнә. Йөртүче хаклы булса, имтихан нәтиҗәләре бетерелә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, йөртүчеләргә машина йөртү таныклыгы алу өчен мәйданчыкны аерым имтихан буларак тапшырырга туры килмәячәк.