Эш һәм аш. Парламент утырышында иминлек, кеше хокуклары һәм укытучыларга ярдәм турында сөйләштеләр

Бүген алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык беренче утырышы узды. Көн тәртибенә 20дән артык мәсьәлә, шул исәптән 10 республика законы проекты, 4 федераль закон проекты һәм Чиләбе өлкәсенең закон чыгару инициативасы кертелде.

Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Көн тәртибенә күчкәнче, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасы уңаеннан үз фикерен җиткерде. «Россия Президенты илебезнең имин, бәйсез һәм лаеклы киләчәген тәэмин итү буенча конкрет программаны бәян итте», – диде ул. Парламент башлыгы әйтүенчә, Россия Президентының Юлламасы эчтәлекле, иҗади, оптимистик һәм куелган бурычларны финанс ягыннан тәэмин итү күзлегеннән карап эшләнгән.

Беренче укылышта карау өчен күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында, янгын куркынычсызлыгы турында, вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында закон проектлары тәкъдим ителде.

Кырык беренче утырышта депутатлар Татарстан буенча Эчке эшләр министрының 2022 елда полиция эшчәнлеге турында хисабын, 2022 елда Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең эшчәнлеге турында доклад та тыңлады.

– Татарстанда теркәлгән җинаятьләр саны тотрыклы булып кала. Шул ук вакытта авыр һәм аеруча авыр төрләре саны кимеп, соңгы 15 ел эчендә иң түбән күрсәткечкә җитте. Гомумән алганда, Татарстанда җинаятьчелек дәрәҗәсе тулаем илкүләм күрсәткечләрдән түбәнрәк, – дип сөйләде Татарстан буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов.

Заманасына күрә өстенлекле юнәлешләрнең берсе – IT технологияләр ярдәмендә кылынган җинаятьләрне тикшерү. Сүз уңаеннан, соңгы биш елда Татарстанда мондый тикшерүләр саны биш тапкыр арткан. Узган ел читтән торып кылган караклык очраклары аркасында, 2 миллиард 895 миллион сумлык (!) зыян килгән.

Алдакчыларга күбрәк кемнәр ышана? Бу – нигездә, 30–49 яшьлекләр (барлык зыян күрүчеләрнең өчтән ике өлеше). Ярык тагарак янында утырып калучыларның һәр дүртенчесе – 18–30 яшьлекләр, һәр алтынчысы – пенсионерлар.

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская әйтүенчә, дөньяда барган вакыйгалар безне үз хокукларыбызны белергә, аннан бигрәк хокукларыбызны якларга өйрәтте. Былтыр Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратына 6 мең 746 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу 551гә күбрәк. Моннан тыш, республиканың «Халык контроле» мәгълүмат системасы аша теркәлгән хатлар арасыннан 6 меңгә якын мөрәҗәгатьне тикшерү өчен сайлап алганнар. Аңлашыла ки, былтыр барыннан да бигрәк хәрбиләрнең, чит илдә кыен хәлдә калган гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләренә өстенлек биргәннәр.

Көн тәртибендә Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга Татарстан Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында мөрәҗәгате дә бар иде. Балалар учреждениеләрендә педагогик эшчәнлек алып баручыларга картлык буенча пенсияне вакытыннан алда билгеләү хокукы бирүче эш стажына кертелә торган эш вазыйфалары һәм учреждениеләре исемлегенә үзгәрешләр кертүгә кагыла ул. Бер төркем депутатлар, вакытыннан алда пенсиягә хокукы булган педагогик хезмәткәрләр исемлеген киңәйтеп, балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек итү буенча мәктәп директорлары киңәшчеләренә, шулай ук балалар бакчаларында туган тел һәм чит телләрне укытучы тәрбиячеләргә дә  шундый хокук бирергә тәкъдим итте. Әлеге мәсьәлә депутатлар арасында күпмедер дәрәҗәдә бәхәс уятты. «Тәрбиячене кем дип атасаң да, асылы шул ук бит аның», – диде алар. «Балалар бакчаларында чит тел укытучылары болай да түләүле түгәрәкләр алып бара. Без аларга ташлама да бирәбезме?» – дип ризасызлык белдерүчеләр дә булды. Бу – гамәлдәге эшне камилләштерү өчен кирәк, дип аңлаттылар. Нәтиҗәдә мөрәҗәгать хупланды.

Дәүләт Советында чакырылыш дәвамында профильле комитетларның закон чыгару эше һәм каралган контроль мәсьәләләр турында хисап бирү практикасы дәвам итә. Бүгенге утырышта Социаль сәясәт комитеты эше турында хисап каралды.

«Хөкүмәт сәгате» кысасында республикада Цифрлаштыру елын уздыру йомгаклары турында мәгълүмат белән Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин чыгыш ясады.

Эльвира Вәлиева

Фото: «Татар-информ»


Фикер өстәү