Рөстәм Миңнеханов: Ватанны саклаучылар көне бәйрәме Ватанга тугрылык һәм хезмәт итү символына әверелде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Тантана Казанның Салих Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залында узды. Чарада шулай ук Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Хәрби хезмәткәрләргә һәм ветераннарга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучылар көне бәйрәменең Ватанга тугрылык һәм хезмәт итү символына әверелүен билгеләп үтте.
– Авыр, тормыш өчен куркыныч булган, солдат хезмәтегез өчен сезгә баш иябез. Сез –илебезгә карата чын һәм чиксез мәхәббәтнең үрнәге. Безнең армия һәрвакыт үз чикләрен ышанычлы саклады. Бу көнне буыннарның өзлексез бәйләнеше аеруча нык сизелә. Без бабаларыбызның һәм әтиләребезнең батырлыкларын хәтеребездә кадерләп саклыйбыз. Милләтара низагларны җайга салганда һәм тынычлык урнаштырганда хәрби хезмәткәрләр һәм белгечләр үз бурычларын намус белән үтәделәр һәм Ватан мәнфәгатьләрен якладылар, – диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, бүген махсус хәрби операциядә катнашучылар Ватанны неонацистлар агрессиясеннән яклый. Ул бүген илебез иминлеге сагында торучыларга, хәрби һәм гражданлык бурычларын үтәүчеләргә рәхмәт белдерде. «Без үз халкын яклап сугышта һәлак булганнарның барысын да хөрмәт итәбез һәм алар турында истәлекләрне күңелләребездә саклыйбыз», – диде Татарстан Рәисе. Һәлак булганнарны тантаналы чарада бер минут тынлык белән искә алдылар.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүгенге көндә үсеп килүче буынны рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбияләүгә аерым игътибар бирелә. Бу эштә иҗтимагый оешмалар һәм яшьләр хәрәкәтләре дә катнаша.
«Бүген безнең алда торган мөһим бурыч – Ватан Геройлары истәлеген мәңгеләштерү. Узган ел Советлар Союзы һәм Россия Федерациясенең легендар геройлары: Борис Кириллович Кузнецов, Гани Биккенәй улы Сафиуллин, Мәгүбә Хөсәен кызы Сыртланова, Рәфәгать Мәхмүт улы Хәбибуллинга бюстлар һәм мемориаль такталар урнаштырылды. Бүген без Украинада батырлык, каһарманлык күрсәткән махсус хәрби операциядә катнашучыларның истәлеген мәңгеләштерү буенча чаралар күрергә тиеш. Бу эшне Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты белән тыгыз элемтәдә башкарырга кирәк», – диде Татарстан Рәисе. Бүген Казан югары танк команда училищесы территориясендә әлеге уку йортын тәмамлаган Россия Геройларына бюстлар ачылды.
Тантаналы чарада Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 

Фото:https://rais.tatarstan.ru/pressa/photoreports/photoreport/8667779.htm


Фикер өстәү