Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ветераннарны Халыкара өлкәннәр көне белән котлады

1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне. Республикабыз ветераннарын бәйрәмнәре белән Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин котлады.

“Өлкәннәр көне – өлкән буынга ихтирам-хөрмәт күрсәтү һәм җылы рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен тагын бер мөмкинлек бу, – диелә котлауда. – Кадерле ветераннар, сез чорлар һәм буыннарны бәйләп торасыз. Бүгенге шартларда, яшьләрнең башлангычлары белән беррәттән, өлкәннәрнең тормыш зирәклеге дә таләп ителгән бер мәлдә, сезнең белемегез һәм тәҗрибәгез аеруча кирәк. Сез безгә иксез-чиксез хезмәт сөючәнлек һәм Ватанга бетмәс-төкәнмәс тугрылык эстафетасын тапшырдыгыз.

Күп кенә ветераннар, инде өлкән яшьтә булуларына карамастан, актив иҗтимагый эшчәнлек алып бара, яшь буынны хәрби-ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү белән шөгыльләнә. Илебез өчен һәм республикабыз өчен башкарылган эшләрегез өчен эчкерсез рәхмәт сүзләрен кабул итегез! Сезнең тәҗрибәгез һәм зирәклегегез югары бәяләнеп, республиканы социаль-икътисадый яктан үстерү буенча мөһим бурычларны хәл кылуда безгә терәк булып тора.

Яу кырларында батырлыклар кылган сугыш ветераннарына, тылда үзләрен аямыйча эшләгән тыл хезмәтчәннәренә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Алар сугыш елларының бөтен авырлыгын үзләре аша кичереп, Ватаныбызны саклап калган, илебезне торгызган. Сез бүген дә батырлык гәүдәләнеше булып каласыз.

Кадерле ветераннар! Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, тормышка мәхәббәт, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның ихтирам-хөрмәтен телим!”


Фикер өстәү