«Ирем белән 8 ай бергә яшәмим. Миңа кул күтәрде…»

Социаль челтәрләрдә актив дин әһелләребез бар. Шуларның берсе — Рамил хәзрәт Юныс. Даими рәвештә халыкны борчыган сорауларга төпле җавапларын бирә ул. Кайберләрен сезгә туплап бирдек.

 1. Ирем электрон тәмәке тартмасын, хәмер эчмәсен иде. Ничек мәҗбүр итим икән?

— Ирегезгә атап дога кылырга, Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк. Тәмәкесез, хәмерсез тора алмавын танысын ул. Бу — бәйлелек. Психотерапия, ихтыяр көчен кулланырга кирәк. Мәчеткә дәресләргә йөрсен, җомгага барсын. Дини белем алсын. Бу начар гадәтләрдән читләштерә.

 2. Ирем белән 8 ай бергә яшәмим. Ул миңа кул күтәргән иде. Мин аерылган булып саналаммы?

— Юк. Ул талак әйтергә яисә аерылышу турында әйтергә тиеш.

 3. Алтын табак-савыттан ашарга ярамый дигәннәре дөресме?

— Исламда көмеш, алтын савыт-сабадан ашау тыела.

 4. Мөселманга алкогольсез сыра эчү рөхсәт ителәме?

— Хәләл булуында шик бар. Хәмерсез дип язсалар да, ничәдер процент спирт булуы ихтимал. Хәләл булса да, сез аны ник эчәсез? Алкоголь эчүчеләргә тиң булу өченме, элекке тормышны искә төшерепме? Сез кемгәдер начар үрнәк күрсәтәсез. Шуны да онытмагыз.

 5. Тол калган хатынга кайчан яңадан кияүгә чыгарга ярый икән?

— 4 ай да 10 көн үткәч.

 6. Хәмер эчкән ир белән яшәү хәраммы?

— Шәригать буенча караганда, сезнең аерылышу өчен сәбәбегез бар. Әмма никахта кала аласыз. «Эчүеңне ташла» дигән шарт белән. Ул үзгәрергә, тәүбә итәргә тиеш.

 7. Яңа туган сабыйны кулда тотып намаз укырга ярыймы?

— Ярый.


Фикер өстәү