Зилә Вәлиева: “Иҗтимагый оешмалар– халык белән дәүләт арасын бәйләп тора”

Быел Татарстанның иҗтимагый палатасына –15 ел. Шул уңайдан Казан шәһәренең Тимирязов исемендәге инновацион университетта бер төркем белгечләр “иҗтимагый оешмаларның үсеш динамикасы” дигән темага сөйләште.

Мәскәү шәһәренең иҗтимагый палатасы әгъзасы Йосиф Дискин илдә баручы пандемия безне эшләргә өйрәтте дигән фикердә.
– Коронавирус башланганнан бирле без күп кенә проблемаларга юлыктык. Курку, борчылу кебек хисләр барлыкка килде. Безгә социаль әһәмиятле иҗтимагый оешмалар белән бергәләп эшләргә кирәк. Халык белән уртак фикердә булу мөһим, – ди ул.
Татарстанның иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева да шул ук фикердә.
– Киләсе елда гражданлык җәмгыятьләре белән хакимият арасында элемтә булдырырга кирәк. Килеп туган һәр мәсьәләне бергәләп хәл итәргә тырышачакбыз. Әйтик, вакцина ясату буенча күпме аңлашылмаучанлыклар
килеп чыкты. Вакытында сөйләшүләр булса, бәлки халык та аңлар иде, – ди ул. – Безнең өчен кешеләрнең фикере бик мөһим. Без аларны борчыган сорауларга нигезләнеп, эш алып барабыз. Иң мөһиме – уртак тел табарга кирәк. Безгә бик күп кеше килә. Аларның һәркайсын тыңларга, сорауларына җавап бирергә тырышабыз.
Депутат Алсу Тарханова иҗтимагый оешмада кешеләр бушлай эшли, ди.
– Нинди генә соравы булмасын, халык иң элек түрәләр янына түгел, иҗтимагый оешмага килә. Бары тик шуннан соң гына ул тиешле урынга мөрәҗәгать итә. Халык мәнфәгатьләрен кайгыртып йөрүче кешеләргә рәхмәттән башка сүз юк, – ди ул.
Дөрестән дә шулай. “Әтиләр союзы” республика иҗтимагый оешмасы рәисе, “Сила в детях” хәйрия фонды җитәкчесе Адель Заһретдинов сабыйлар хакына бик күп эшләр башкара.
– Гаиләбездә көтеп алган балабыз авыру туды. Безнең кебек әти-әниләрне күреп, аларга ярдәм йөзеннән хәйрия фонды ачарга булдым, – ди ул.– Әтиләрне берләштерү тору да юкка түгел. Авыру бала бар дип гаиләләр таркалмасын, бергә яшәсен иде дибез. Барлык эшләребез дә авыру бала тәрбияләгән гаиләләрнең хәлен бераз яхшырту өчен башкарыла.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү