Мәскәүдә Рөстәм Миңнехановка абыйсының сугыш юлы турында китап тапшырдылар

Татарстан Республикасының Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка абыйсының сугышчан юлы турында архив документлары белән китап тапшырды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

19 яшьлек солдат Галимҗан Миңнеханов 80 ел элек Мәскәү өлкәсенең Морево авылы янында һәлак булган.

Документларны республика башлыгына полиция полковнигы, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Офицерлар клубы әгъзасы Айрат Вәлиев тапшырды, ул 2021 елның маеннан Россия Оборона министрлыгының Үзәк архивында аның туганының сугышчан батырлыкларын өйрәнгән.

«Мин үз өстемә бүгенге көндә булган барлык архив документларын табу һәм абыегызның сугышчан юлын ачыклау бурычын алдым. Китапта хәрби хезмәткә алынганнан алып, 1941 елның 15 декабрендә һәлак булганга кадәрге документлар, приказлар һәм полк документларын да кертеп, туплап бирелде», — диде Вәлиев.

Рөстәм Миңнеханов, мондый документларның сугыш геройлары, якташларыбыз турында истәлекләрне сакларга ярдәм иткәне өчен, бәһасез булуын искәртте.

ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр ителгәнчә, материалларны тантаналы рәвештә республика башлыгына тапшыруда Преображенский полкы хәрбиләре — Чаллы һәм Арча шәһәрләрендә туып- үскән якташларыбыз, шулай ук полк командиры полковник Сергей Бессонов катнашкан.

Исегезгә төшерәбез, 16 декабрьдә Рөстәм Миңнеханов Россия башкаласына эш сәфәре белән килде, анда ул берничә очрашу һәм сөйләшүләр уздырды.


Фикер өстәү