Игелек өчен – премия! Республика Рәисе премиясен алу өчен документлар кабул итү башланды

Гражданлык җәмгыятен үстерүгә өлеш керткән өчен Республика Рәисе премиясен алуда теләсә кем катнаша ала. Моның өчен игелекле эш башкарырга һәм проектыңның социаль әһәмиятен исбатларга гына кирәк. Документларны 23 августтан 27 сентябрьгә кадәр Татарстан Иҗтимагый палатасына тапшырырга мөмкин.

Әлеге премияне бирүгә багышланган матбугат очрашуында Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева аның үзенчәлекләре турында сөйләде. 2015 елдан премия саны биш булса, хәзер сигезгә җиткән. Аның күләме гражданнар өчен – 250 мең, ә оешмаларга – 400 мең сум.
– Бу – республиканың иң югары һәм иң яшь премияләренең берсе. Ул гражданлык институтының җәмгыятьтәге ролен танытуны, кешеләргә ярдәм итүне күздә тота. Социаль юнәлештәге әлеге проектта коммерцияле булмаган оешмалар, шулай ук изгелек кылучы теләсә кем катнаша ала. Ветераннарга, авыру балаларга ярдәм кулы сузумы, мәгариф, мәдәният өлкәләренә кагыламы, башкасымы… Шушы еллар эчендә премия лауреатларының саны – 55, – диде Зилә Вәлиева.
Премия отучылар арасында мигрантлар белән эшләүче «Яңа гасыр» оешмасы, «Ярдәм» фонды да бар. Узган ел «DonorSearch» донорлыкны үстерү коммерцияле булмаган оешма да лаек булган аңа. Җитәкчесе Руслан Шәкүров белдергәнчә, командасы илдәге теләсә кайсы кан бирү үзәкләренә әзерлекле кешеләр килсен һәм запаста һәрвакыт кан булсын өчен тырыша.
«Без бергә!» оешмасы җитәкчесе Светлана Елакова исә әлеге премияне 2019 елда алган. Аның командасы ятим балаларны тәрбияләүче әти-әниләрне һөнәри яктан әзерләргә ярдәм итә. Хәзер инде аларның тәҗрибәсе белән башка төбәкләр дә кызыксына икән.
– Районнардагы клубларны арттырдык. Хәзер алар Лаеш, Питрәч, Апас, Актаныш, Буа, Биектау, Кукмара һәм барлыгы 14 җирлектә бар. Без әти-әниләрнең һөнәри осталыгын арттыру белән шөгыльләнәбез, ятимнәрнең хокукларын яклау буенча аңлату эшләре алып барабыз. Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылында октябрь аенда I слетны уздырачакбыз, – диде ул.
Зилә Вәлиева әйтүенчә, шушы вакыт эчендә гадәти булмаган бик күп игелекле кешеләрне белгәннәр. Алар арасында хәрби операциядә катнашучыларга, шуларның гаиләләренә гуманитар ярдәм күрсәтүчеләр дә бар. Әйтик, Чаллыдан Рөстәм Гатин төркеме кыр кухнясы оештырып, көн саен 5 мең солдатны ашаткан. Хәзер инде бу сан үзгәрергә дә мөмкин.
Әлеге премиягә дәгъва кылучылар документларын Татарстан Иҗтимагый палатасына (Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А йорты) буенча китерә ала.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү