Республика клиник хастаханәсендә икенче гыйбадәт бүлмәсе ачылды

Бүген, Сәфәр аеның 9 нчы көнендә, Республика клиник хастаханәсендә икенче гыйбадәт бүлмәсе ачылган. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Рәсми ачылышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, РФ мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов, Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев, шулай ук хастаханә хезмәткәрләре катнашкан.

Гыйбадәтханә пациентлар үтенече буенча мөселман эшмәкәрләр ассоциациясенең хәйрия фонды ярдәмендә булдырылган. Намаз уку бүлмәсе В корпусында сырхауханәнең өченче катында (уң як) урнашкан.

Гыйбадәт бүлмәсе мәйданы 15 квадрат метр тәшкил итә, 7-8 кешене сыйдыра ала. Биредә тәһарәт алу мөмкинлеге тудырылган, идәнгә келәм җәелгән. Шулай ук, намазлыклар, Коръән китабы һәм тәсбихләр дә бар.

/Татар-информ

 


Фикер өстәү