Бәяләнми калган батырлык: кем ул Гайнан Кормаш?

Мари Эл Республикасында Бөек Ватан сугышында ятып калган милләттәшләребезне барлыйлар, хәбәрсез югалганнарны ачыклыйлар, тапшырылмаган бүләкләрне туганнарына кайтарырга ярдәм итәләр. Боларның барысы белән дә Сания Газизҗанова җитәкчелегендәге Мари Эл Республикасы «Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте» региональ иҗтимагый оешмасы шөгыльләнә. Сания ханымның шундый милләтпәрвәр булуына гаҗәпләнәсе дә юк. Ул – «Идел-Урал» легионында яшерен төркемне оештырган һәм җитәкләгән Гайнан Кормашның туганы. Төбәкчеләрнең эш-гамәлләре турында әңгәмә корганда, аңлашыла ки, сүзебез күбрәк шул тирәдә барды.

– Сания ханым, сезне еш кына Бөтендөнья Татар конгрессында үткәрелгән чараларда очратам. Гел чыгышлар да ясап торасыз. Шуңа күрәдер инде, без Мари Эл Республикасындагы хәлләрдән шактый хәбәрдар. Башка төбәкләр өчен дә яхшы үрнәк бу. Татарстан белән тыгыз элемтәдә булу эшегезне шактый үтемлерәк итәдер, мөгаен? 

– Әлбәттә. Әле бүген дә «хәбәрсез югалган» милләттәшләребез бик күп бит. Шуларның язмышын ачыклыйсы, балаларына, оныкларына ярдәм итәсе килә. Күңелдә шундый уйлар тугач, ярдәм сорап, Татарстанга мөрәҗәгать иткән идек. Михаил Черепанов җитәкчелегендәге «Хәрби дан клубы» ассоциациясе белән берлектә «Россиядә сугыш җиле кагылмаган бер гаилә дә юк…» («Нет в России семьи такой») проектын тормышка ашырдык. Хәзер исә «Игелекле исемен кайтарырга» («Вернуть доброе имя») проекты өстендә эшлибез. Нәтиҗәләр дә сөендерерлек: Бөек Ватан сугышыннан кайта алмаган дүрт меңнән артык милләттәшебезнең  исемен ачыкладык.

– Бу яңалыкларны Мари Элда яшәүче татарларга ничек җиткерәсез?

– Мари Эл радиосында шимбә һәм якшәмбе көннәрне берәр сәгать «Татар сәгате» дигән тапшыруыбыз чыгып килә. Аны Ютуб каналында туры элемтәдә дә карарга була.  Шулай ук республикада нәшер ителүче 3 шәһәр, 14 муниципаль газетада исемнәре ачыкланган солдатлар турында белешмәләр урнаштырабыз. Аларның күбесе һәлак булганнан соң бүләкләнгән булган. Әмма бу хакта беркем дә белми. Хәтер маршлары үткәргәндә бүләкләнү турындагы документларның күчермәләрен туганнарына тапшырабыз.

– Россиянең башка төбәкләре белән дә элемтәдә торасызмы? Бәлки башка җирләрдә дә сездән үрнәк алып, кызыксынып китәрләр иде.

– Документлар белән эшләгәндә, әллә нинди мәгълүматларга тап буласың. Берсен дә игътибарсыз калдырмаска тырышабыз. Башкортстан, Удмуртия, Мордва һәм Чечня республикаларына, Омск, Ульян, Кемерово, Томск, Самара, Пенза һәм Түбән Новгород өлкәләренә, Пермь краена исемлекләр туплап җибәрдек инде. Ниләр эшләргә мөмкинлеген аңлаттык.

– Конгресста Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан үткәрелгән конференциядә Гайнан Кормашны аерым телгә алган идегез…

– Сәбәпләре дә саллы бит. Беренчедән, ул – безнең якташыбыз. Икенчедән, ерак туганым. Гайнан Кормаштан соң мин – өченче буын вәкиле. Аның язмышын ачыкларга абыем Васил тотынган иде. Ул безнең Кормаш нәселенең шәҗәрәсен әтисе Гайсә сүзләреннән һәм язмаларыннан чыгып төзегән. Әлбәттә инде, Гайнан абыйның батырлыгы дошман тылында барган вакыйгаларга бәйле. Шуңа күрә легион тарихына да тукталып китәргә кирәк дип уйлыйм.

1942 елда Гитлер командованиесе зур югалтуларга дучар ителә. Алгы сафта ут эченә кертер өчен аларга «армия» кирәк була. Шушы максаттан, «Идел-Урал» дәүләте төзибез дигән ялган белән, татар һәм башкортлардан легион оештыра башлыйлар. 1941–1942 елларда лагерьларда йөз меңнәрчә әсирләр ачлыктан, төрле авырулардан егыла. Һәм… аларны кинәт кенә яхшы ашата, киендерә башлыйлар, хәтта дини чаралар үткәрергә рөхсәт итәләр, татар телендә язылган листовкалар тараталар. Оренбург татары Шәфи Алмаска милләттәшләре арасында агитация эшләре алып барырга йөкләнә. Германия пропагандистлары татарларны төркиләр арасында «беренче халык» дип атыйлар. Шулай итеп, әсирлеккә төшкән 25 мең татар дошман формасы кия. Әлбәттә инде, күбесе моны исән калу ниятеннән эшли.

Шул ук вакытта Кызыл Армия Генераль штабының Баш разведка идарәсе легионда яшерен төркем төзү турында карар кабул итә. Моның өчен легионга махсус разведчиклар, офицерлар, политруклар кертелә. Алар арасында Гайнан Кормаш та була. Аңа яшерен оешманы җитәкләргә тәкъдим итәләр. Бу оешмага кергәндә аңа герой-шагыйрь Муса Җәлил үзе дә ант бирә. Яшерен төркем ун меңнәрчә милләттәшләрен фашистлар белән хезмәттәшлек итмәскә өндәргә тиеш була. Алар татарларның хыянәте СССР территориясендә яшәүче бар халыкны зур фаҗигагә китерәчәген аңлаталар. 25 мең легионерны хыянәт итүдән саклап калырга концерт программасы да ярдәм итә. Бу эштә Гайнан Кормаш башлап йөри. Ул хәтта «Шүрәле» дип аталган пьеса яза. «Бер төркем артист» төрле лагерьларда спектакль куя. Бу исә әсирләр белән аралашырга ярдәм итә. Кормаш җитәкләгән төркем хәтта СССР Совинформбюро хәбәрләре язылган листовкаларны таратырга да мөмкинлек таба. Анда фронттагы хәлләр турында язылган була.

1943 елның 23 февралендә татар милләтеннән булган бер меңгә якын әсир Белоруссиянең Витебск районындагы партизаннар бригадасына күчәргә җыена. 800 кеше корал, шул исәптән пушкалар, минометларны үзе белән алып, теләгенә ирешә. Калганнары өлгерә алмый, чөнки бу хәлгә нокта кую өчен фашистлар фронттан танк частьлары китертә. Гитлер, бу хәлләрне ишетеп, чыгырыннан чыга һәм «Идел-Урал» легионын фронттан ераграк күчерергә куша.

Германиядә татарлар белән арадашчы ролен үтәгән Стамати: «Татарлар Совет Армиясенә каршы сугышмаячак, чөнки алар туганнарының язмышы өчен борчыла. Алар өчен иң әһәмиятлесе – милләтне саклау, ватанпәрвәрлек. Татарлар бик акыллы, аларны дини фанатизм белән генә көчсезләндереп булмый».

1943 елның августында Кормаш һәм аның иптәшләре Польша территориясендә кораллы восстание күтәрергә әзерләнә. Әмма немец разведкасы да йоклап ятмый. Каты җәзалаулардан соң Казахстаннан Ямалетдинов фамилияле яшерен оешма әгъзасы «сына»: үзе белгән кешеләрнең исемнәрен санап чыга. Шулай итеп, Гайнан Кормаш иптәшләре белән кулга алына. Араларында Муса Җәлил дә була.

Әмир Үтәшев җитәкчелегендәге төркемнең иректә калган әгъзалары Франция, Бельгия һәм Нидерланд партизаннары белән уртак тел табалар. 1944 елның 15 августында алар союздаш гаскәрләргә Франциянең көньягына төшәргә һәм 24 августта Парижны азат итәргә ярдәм итәләр. Нәкъ менә шушы хәлләрдән соң яшерен оешманың җитәкчеләре Берлинда гильотинада җәзалап үтерелә дә инде. Алар бөтен Советлар Союзындагы татар халкының намусын саклап калалар һәм Идел буе халкын депортациядән коткаралар. Без мондый хәлләрне калмыклар, Кырым татарлары, чеченнар һәм балкарлар мисалында беләбез.

 – Яшерен оешмада Гайнан Кормаш төп рольне уйнаган булса да, читтәрәк калды кебек?

– Әйе, барлык баш разведчиклар әле дә сер булып кала. Без күп еллар эзләнү эшләре алып барабыз. Оборона министрлыгының Үзәк архивында шәхсән үзебез булдык. Анда лейтенант Кормашев турында бернинди документ та юк.

Шул ук вакытта тарих фәннәре докторы, армия генералы, хәрби фәннәр академиясе президенты Мәхмүт Гәрәев үзенең мәкаләләрендә һәм «Татарлар фашизмга каршылык күрсәтәләр» повестенда бу хәлләрне тануын күрсәтә. «Каршылык төркемен оештыручы булып Кызыл Армиянең иң яшь офицеры, командованиенең махсус йөкләмәсе белән әсирлеккә эләккән Гайнан Кормашев тора. Алар легионерларны партизаннар ягына күчүгә һәм лагерьдан качуга гына түгел, ә фетнәгә әзерлиләр», – дип яза ул.

Димәк, ачылмаган серләр күп әле. Документлар яшерен булу аркасында гына гитлерчылар тарафыннан җәзалап үтерелгән күпме кешегә, шул исәптән татар халкы өчен гаять зур яхшылык эшләгән Гайнан Кормашка тагылган «гаепләр» бүгенгәчә акланмый. Шуңа күрә хәтта кече ватаннарында да без аларга тиешле хөрмәтне күрсәтә алмыйбыз. Батырлык һаман да бәяләнми.

  • Мари Эл Республикасы Бәрәңге районының Гайнан Нури улы Кормашев туып үскән Куян авылындагы мәктәп диварына 2005 елның 15 февралендә мемориаль такта куелган. Ул сугышка кадәр бу мәктәптә укытучы булып эшләгән.
  • Бәрәңге һәм Куян авылларында урамнар Гайнан Кормаш исемен йөртә. 
  • Куян урта мәктәбендә ел саен «Кормаш укулары» үткәрелә.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова 

 


Фикер өстәү