«Без ятим балалар кебек»: Мари Эл республикасында татарлар ничек яши?

Быел җәй милләттәшләребез Мари Эл республикасы башкаласы Йошкар-Олага җыела. Россия күләмендә үткәреләчәк Сабан туе нәкъ менә шунда тәгаенләнде.

Зур җыенны оештырып, күпсанлы кунакларны кабул итәргә әзерләнгән төбәктә татарлар ничек яши? Милләттәшләребезнең тормыш-көнкүреше, тырышып-тырмашып көн итүләре хакында без шактый язган идек инде. Бу юлы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 35 ел гомерен шушы өлкәгә багышлап, 30 ел буена Мари Эл телевидениесендә татар тапшырулары оештырырга һәм алып барырга да өлгергән, республикадагы татар авылларының тарихын барлаган Мәүлизә Гомәрова белән күбрәк проблемаларга кагылып үтәргә булдык.

Мәүлизә Гомәрова

Мәдәният

– Мәдәният йортларының күбесе иске, агачтан эшләнгән. Авария хәлендә булганнары да бар. Шуңа да карамастан, мәдәният хезмәткәрләре, эшләрен намус белән башкарып, милләтебезнең гореф-гадәтләрен киләчәк буынга тапшыралар. Бу җәһәттән бигрәк тә Морки районы Кымыгырҗа авылында эшләүче Айсылу һәм Динарт Хәмидуллиннарны атап китәр идем. 50 еллык тарихы, ярым җимерек хәлдә булган агач мәдәният йортында, 1993 елда республикада беренчеләрдән булып халык ансамбле исемен яулаган төркем эшләп килә. Алар шулай ук беренчеләрдән булып Авыл, Шәҗәрә бәйрәмнәре уздырдылар. Сугышта хәбәрсез югалган, һәлак булган 85 кешегә авыл халкы, эшмәкәрләр ярдәме белән истәлек тактасы куйдылар. Татар авыллары арасында беренчеләрдән булып авыл тарихы турында язылган китаплары дөнья күрде.

Республика, җирле хакимият, татарларның мәнфәгатен яклап, Мари-Төрек, Бәрәңге, Морки районнарында авария хәлендә булган мәдәният йортларына матди ярдәм күрсәтеп төзекләндерсен иде дигән теләк бар. Киләчәктә мәдәният йортларыбыз милли киемнәр, уен кораллары белән тулылансын иде. Республика күләмендә татар телендә чыга торган бердәнбер «Яңарыш» газетасының баш мөхәррире, иганәчеләр эзләп, үз акчасын тотып интегә. Матди ярдәм күрсәтелеп, татарларны берләштерә торган басмага әверелсен иде бу газета.

Мари дәүләт телерадиокомпаниясендә «Туган тел» тапшыруы өчен элекке елларда эфирда 30 минут вакыт бирелде. Хәзер ул 11 минутка гына калды. Эфир вакыты арттырылсын иде. Радиодан исә татар телендә тапшырулар бөтенләй яңгырамый.

Битарафлык

Бер караганда үзебез дә гаепле инде. Республикада катнаш никахлар чәчәк ата. Татар эреп югала дигән сүз бит бу. Элегрәк дәүләт, шәһәр собраниеләрендә берничә татар депутаты эшләп килсә, бүген, ни кызганыч, милләттәшләребез проблемасын хәл итәргә алынучы бер генә депутатыбыз да юк. Без ятим балалар кебек. Республикадагы татар дөньясы яшь кадрларга да мохтаҗ. Яшьләр укырга китәләр һәм әйләнеп кайтмыйлар. Чөнки җитәкчеләр тарафыннан аларга йөз белән борылу юк. Кирәксенмиләр. Мәгариф өлкәсендә йөрәкне әрнетеп торган проблемалар аеруча күп. 11 меңгә якын татар яшәгән Йошкар-Ола шәһәрендәге мәктәпләрдә бер генә татар сыйныфы да, балалар бакчаларында бер генә татар төркеме дә юк. Саф татар авылларында да белем алу да рус теленә күчеп бетте. Атнага бер-ике татар теле дәресе белән генә әллә ни майтарып булмый инде.

Тарих

Сүз дә юк, бүген алдыбызда торган иң зур проблемаларның берсе – татар авылларын саклап калу, милләтебезнең бөек шәхесләрен өйрәнү. Яшерен-батырын түгел, татар авылларының саны Россия күләмендә зур тизлек белән кими. Аңлашыла инде: күп кенә авылларга асфальт юллар салынмаган, су кермәгән, утын әзерләп, мич ягалар… Ләкин төп сәбәбе ул түгел. Бигрәк тә эш булмау яшьләрне читкә китәргә мәҗбүр итә. Бу җәһәттән: «Эш булса, бүген үк авылга кайтыр идек», – дигән сүзләрне дә еш ишетергә туры килә.

15 елдан артык гомеремне Мари Эл республикасындагы татар авылларының тарихын өйрәнүгә багышладым. Архив материалларына таянып, һәр авыл турында тапшырулар төшердек. Ни кызганыч, республикада 18 татар авылы юкка чыккан. Кайберләре урынында – басу, урман эчендә калганнары да бар. Мари-Төрек, Бәрәңге районнарында берәр авылның зиратлары, урман эчендә калып, чүплеккә әйләнгән. Калган 16 авылның мәңгелек йортлары матур итеп киртә белән әйләндереп алынган. Шул авылда туып-үскән, хәзер башка җирдә яшәргә мәҗбүр булган авылдашлары карап, чистартып торалар. Эшлим дисәң, була инде ул. Бүген республикадагы 50 татар авылының тарихы Мари дәүләт телерадиокомпаниясендә саклана. Бу җәһәттән бигрәк тә тарихчы Наил Бариев белән «Яңарыш» газетасы мөхәррире Фәнил Мусинга рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Бөтен көчләрен куеп, эшләрен  җиренә җиткереп эшлиләр. Алар ярдәме белән тарихчыларыбыз төрле архивлардан ярты миллион сумлык материаллар алып кайтты. Мәскәү, Киров, Казан, Уфа, Йошкар-Ола архивларыннан алып кайтасы документлар күп әле. Тырышабыз инде. Татарда «Тарихын белмәгән халык – тамырсыз агач» дигән әйтем бар бит. Ул хәлгә каласы килми.

Иң зур теләгем шул: һәр кешенең туган җирендә үз өе, ул өй эчендә үз көе, үз моңы яшәсен иде. Бөтендөнья татар конгрессының ярдәмен һәрвакыт тоеп торабыз. Чиксез рәхмәтлебез. Без Татарстанның капка төбендә генә яшибез. Киеребрәк ачып куйсак, аралашырга да, ярдәмләшергә дә бернинди чикләр комачауламый. Шуңа күрә игътибар да күбрәк булыр, дип өметләнәбез.

Сан

  • Республикада Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган 53 кешенең 3се татар. Алар – Таһир Кержнев, Әхмәтсафа Гайсин, Хәким  Хәсәнов. Россия Геройлары – 5, 1се татар – Радик Бариев.
  • Республикада 30 мәчет эшли, 19 мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытыла.
  • Бәрәңге районында 11 татар авылына – 6 , Мари-Төрек районында 18 авылга – 5, Морки районында 3 авылга 3 мәдәният йорты бар.

Фикер өстәү