Марат Кәбиров: Җиңү ул оргазм кебек

Камиллеккә омтылыш кирәктер инде ул, ансыз булмый торгандыр. Тик менә Көнчыгыш фәлсәфәсе аны бер дә хупламый. Буддизмны алсаң да, даосизм да, башкасы да уртачалык яклы – инь белән янь тигезлеген саклауны алга сөрә.

Бу тәгълиматлар белән танышкач, тирә-ягында дулкыннар тудырудан куркып, сай суда утырган кешене күз алдына китергәнем хәтердә. Ләкин алай итеп яшәп булмый, сай су ул хәтта сулыш алудан да, кан тамырларың тибүеннән дә дулкынланып ала. Бу яклар фәлсәфәсе буенча адәм баласы берни дә кылмыйча, тигезлек саклап кына утырырга тиеш кебек килеп чыга. Сүзмә-сүз аңларга кирәкмәгән инде моны, Көнчыгыш бит ул тормышка шагыйранә карый.

Ислам динендә дә шуңа охшашрак төшенчә бар, әмма ул бу тиклем үк катгыйлыктан китә һәм инь белән янь тигезлеген беркадәр киңәйтеп, аны күңел тынычлыгы белән алыштыра. Монысы инде тулы азатлык кебек тоела, чөнки сиңа чиксез ирек бирә: теләсә нәрсә эшлә, әмма күңелең генә тыныч булсын. Күңелең тыныч булсын өчен үзеңне Ходай каршында да, бәндә алдында да гаепсез дип саный алу кирәк. Бу җиңел түгел, кемнедер ялгыш сүз әйтеп кенә үпкәләтсәң дә, күңелең тыныч булмый. Бурлык белән баеган, кан-яшь түктереп, адәм рәнҗетеп яшәгән кешеләр дә хәтсез бит инде, менә аларның бөтен нәрсәсе дә булырга мөмкин: чит илләрдә фәлән миллиард акчалары да, кыйммәтле яхталары да, виллалары да – бары тик күңел тынычлыгы гына була алмый. Тормышның берөзлексез эшли торган кырыс кануны бар: әгәр кемнеңдер тынычлыгын бозасың икән, үз тынычлыгыңны югалтасың. Күңел тынычлыгы ул бәхетнең үзе бугай инде, фани дөньяның җәннәт белән тигез урыны.

Буддизмны мин күзаллау өчен җиңел булганга гына телгә алдым. Чынында барлык диннәрдә дә бар мондый төшенчә. Мәҗүсиләр дә агачны еккач, җәнлекне аулап алгач, алардан гафу үтенә торган булганнар. Үз ихтыяҗларына кирәклесен алганнар да артыгына үрелмәгәннәр. Үзеңә җылы биргән нәрсәләргә, ризыкка хөрмәт әнә шул чордан ук калган. Ә Христиан дине турыдан-туры кисәтә: үтермә, урлашма, алдашма, зина кылма… Әгәр шушы кануннарны бозасың икән, күңел тынычлыгы югала, инь – янь тигезлеге бозыла дигән сүз бит инде бу. Йолалары, телләре төрле булса да, диннәрнең нигезендә бердәй төшенчә ята.

Безнең чорда иң зур бәяләнә торган нәрсә – уңышка ирешү. Һәрбер кеше уңыш яуларга, һич югында үзен уңышлы итеп күрсәтергә омтыла. Һәм бу туктаусыз рәвештә кеше аңына сеңдерелә. Радио, телевидение, интернет шуны талкый. Матбугат чараларына кино, театр, әдәбият кушыла. Уңыш серен ачарга вәгъдә иткән миллионнарча китаплар дөнья күрә. Уңыш әле ул нәрсәнедер җиренә җиткереп, яхшы нәтиҗәләргә ирешү генә булып калмый, ә «җиңү» төшенчәсе белән янәшә куела. Җиңүне без изге төшенчә дип кабул итәргә күнеккәнбез. Үз кимчелекләреңне, тормыш авырлыкларын, юлыңда торган каршылыкларны җиңү акрынлап кына дәгъвачыларыңны (конкурентларны), дошманнарыңны җиңүгә әверелә. «Җиңүчеләр һәрчак хаклы», «Җиңүгә илткән ысулларның барысы да яхшы» (Изге китап үтермәскә, урлашмаска, алдашмаска, зина кылмаска өндәгәндә) кебегрәк тәгъбирләр һич кире каккысыз хакыйкать кебек тә тоелып китә.

Әмма бер нәрсә бар. Җиңү ул оргазм кебек. Оргазмнан соң һәрвакыт организм тынып кала. Иң югары ноктага менгәннән соң, тагы да югарырак менеп булмый. Аннан соң бары тик төшеп кенә була. Хәтта җенси мөнәсәбәтләрнең дә төп максаты – нәселне дәвам итү, ә ләззәткә ирешү – бары тик кызыксындыру чарасы гына. Дәртләндерү премиясе сыманрак. Тик без җиңү даулыйбыз. Җиңү бәхет китерер сыман тоела.

Алай түгел ул. Безнең болай дип уйлавыбыз – бары тик чорлар шаукымына бирелү, һәр тарафтан яңгыраган мәгълүмат агымына каршы тора алмаслык дәрәҗәдә көчсезлек нәтиҗәсе. Җиңү беркайчан да мәҗбүри түгел. Ул хәтта кирәкми дә. Вак-төяк эшләрдә аз-маз гына, бәлки, мөмкиндер, әмма зур нәрсәләрдә җиңәргә ярамый. Бу мин әйткән фикер генә түгел, әнә буддизм да, даосизм да, ислам дине дә шул хакта искәртеп тора. Инь – янь тигезлеген, күңел тынычлыгын бозарга ярамый, ди. Тарих та шуны күрсәтә. Һәрбер зур җиңү ул – бәрелештә уңышка ирешүнең иң югары ноктасы. Аннан соң югарырак менеп, яхшырак нәтиҗәләргә ирешеп булмый, аннан соң фәкать түбән тәгәрәү һәм таркалу гына көтә. Теләсә кайсы империя тарихына күз салыгыз, бөек патшаларны, ханнарны, корольләрне искә төшерегез. Җиңүләрнең берсе дә берәүгә дә бәхет китермәгән. Җиңү ул бәхет түгел, ә җиңелүнең соңлап килүе генә.

Рухи канәгатьлек һәм күңел тынычлыгы алып килгән һәрбер гамәл – җиңү. Әгәр шулардан мәхрүм итә икән, бу җиңү түгел, ә фаҗига.

Без боларның барысын да беләбез инде. Тик барыбер җиңү теләге тынгы бирми. Җиңүгә омтылу ул – кеше табигатенең бер өлеше бугай.


Фикер өстәү