МКДЦда ремонттан соң гыйбадәтханә ачылган

Казан Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә (МКДЦ) ремонттан соң гыйбадәтханә бүлмәсе ачылды. Ремонт Үзәк һәм «Апанай» мәчетенең уртак көче белән эшләнелгән дип хәбәр итте, «Апанай» мәчетенең «Иман» мәдәният-мәгърифәт Үзәге матбугат хезмәте.

«Кешедә тән авырулары һәм җан авырулары булырга мөмкин. Тән авыруларын дарулар, табиблар белән дәваласак, җан авыруларын – күңел тынычсызлыгын дога кылып, гыйбадәт кылып дәвалый алабыз. Мондый урыннар җаныбызны дәваларга мөмкинлек бирә. Изге айда изге гамәлләр кылырга кирәк. Барыбызга да иминлек булсын», – диде Нияз хәзрәт Сабиров.

МКДЦда авырулар һәм үзәк хезмәткәрләре өчен часовня һәм намаз уку бүлмәсе 2005 елдан бирле ачылган булган. Нияз хәзрәт Сабиров ремонтның уңайлыкларны тудыру кирәклеге белән аңлатты. Бу медицина учреждениесе «Апанай» мәчете карамагында, бирегә мәчеттән Әнвәр хәзрәт һәм Мәҗидә абыстай беркетелгән.

Быел гыйнвар аенда дизайн-проект эшләнгән, аның таләпләргә туры килүен Казан баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин килештергән. Ремонт эшләре 28 феральдә башланып, 26 мартта тәмамланган. Бу кыска вакыт эчендә гыйбадәт кылу бүлмәсе һәм аңа илтә торган коридор тулысынча үзгәргән.

Дивар һәм түшәмнәрне буяганнар, түшәм багетлары корылган, михраб орнамаентлы молдинг белән бизәлгән, бүлмәдә 12 һәм коридорда 3 яктырткыч куелган. Мөселманнар көче белән идәнгә ковролин җәелгән, шулай ук михраб куелган.

Гыйбадәтханәне ачканда Россия мөселман эшмәкәрләре берлеге җитәкчесе Айдар Шаһимәрдәнов та катнашкан. Ачылу тантанасыннан соң бу эштә ярдәм итүчеләргә «Апанай» мәчете тарафыннан Мактау хатлары, бүләкләр тапшырылган.

 


Фикер өстәү