Синоптиклар кисәтә: апрель ае аномаль җылы булачак

Идел буе федераль округында, гомумән, Россиянең Европа өлеше төбәкләренең күпчелегендә апрель ае аномаль җылы киләчәк. Явым-төшемнең дә урыны белән нормадан күбрәк булуы көтелә. Бу хакта “ТАСС” Россия Гидрометеоүзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләренә таянып яза.

“Апрель аена фаразыбыз мондыйрак: Россиянең Европа өлеше төбәкләренең күпчелегендә һава температурасы нормадан сизелерлек дәрәҗәдә югары булачак”, – дигән ул.
Белгеч әйтүенчә, шулай ук Үзәк, Төньяк Кавказ, Урал, Көньяк федераль округларда да бик җылы һава урнашачак.

Явым-төшемгә килгәндә, Гидрометеоүзәкнең фәнни җитәкчесе әйтүенчә, аерым алганда, Идел буе федераль округының көньягында, Себернең көньяк-көнбатышында яңгырлар нормадан күбрәк явачак.


Фикер өстәү