Татарстанда һәр ике баланың берсе начар күрә

Күз табибына мөрәҗәгать итүче балаларның яртысына “миопия” диагнозы куела. Ерактан начар күрүне аңлата бу. Республика клиник офтальмология хастаханәсенең балалар табибы-офтальмолог Динара Хәнифәтуллина әйтүенчә, балаларның күзе өлгереп җитмәгән әле. Якыннан караганда, әйтик, гаджетларга текәлеп утырганда, күзләр «сузыла» һәм бала ерактан начар күрә башлый.

Узган елда Республика офтальмология хастаханәсенә 140 меңгә якын бала мөрәҗәгать иткән. Шуның 70 меңенә “миопия” диагнозы куелган.

“Беренче карашка, миопия күзләрнең үткенлеген генә киметә һәм шул гап-гади сәбәптән табиблар күзлек киеп йөрергә киңәш итә кебек. Чынында миопия күзнең арткы өлешен озынайта, ягъни күз һәр ай, һәр көн, һәр сәгать саен озыная. Балаларда организм кинәт үскән бер мәлдә, күзнең челтәрсыман катлавы үсми, ә сузыла гына. Кызганычка, күзнең нык озынаюы челтәр катлавында хәтәр үзгәрешләргә китерергә мөмкин. Челтәрнең өзелү куркынычы бар, ә бу исә сукыраю куркынычы белән яный”, – дип аңлаткан балалар офтальмологы.


Фикер өстәү