«Марилар, удмуртлар язылышканны белми калып булмый, алар аны бөтен авыл бәйрәменә әйләндерә»

Соңгы вакытта күбебез миллилек югала, үз-үзебезне югалтабыз, милли горурлыгыбыз кимеде диеп борчыла. Һәм, ни кызганыч, бу проблемаларның көннән-көн артуын таныган хәлдә, без аңа кемнәрне яки нәрсәне генә гаепләмибез. Җитәкчеләрне, системаны, заманны… Тик үзебезне генә түгел. Караңгы диеп зарланганчы бер булса да шырпы кабызырга кирәклекне онытабыз.

Балтач марилары, удмуртлары исә бу яктан башкаларга менә дигән үрнәк. Алар зарланып утырмый, мөмкин булган һәр урында милли үрнәкләргә өстенлек бирә. Авылларда, мәдәният йортларында милли бәйрәм-йолаларын оештырып кына калмый, аларны рәсми чараларда да башкаларга бик теләп күрсәтә. Төгәлрәге, куллана. Берсе икенчесенә комачауламый, берсен-берсе тулыландыра гына дип саный алар. Әлегәчә беркемнән дә ник алай эшлисез, эшләмәгез дигән кисәтү булганы юк. Мөгаен, һәр эшкә тәвәккәллек һәм теләк, ният кирәктер.

Соңгы елларда социаль челтәрләрдә Балтач ЗАГСына милли киемнәрдән килгән удмуртлар, мариларны, аларның үз йолаларын үтәүне күрсәткән видеоларны еш күрергә була.

– Мин Балтач ЗАГС бүлегендә унбиш ел җитәкче булып эшлим, шушы чорда барлык удмурт-мариларны язылыштыру шушы тәртиптә булды. Бары тик катнаш гаиләләр булганда гына бу өлеше булмый калырга мөмкин, – ди, бу яңалык кайчаннан гадәти күренешкә әйләнде дигән соравыма Зөһрә Әхмәтханова. – Бу һич тә яңалык түгел. Буыннан-буынга дәвам иткән, бүгенгәчә өзелмәгән, инде бер матур традициягә әйләнгән. Моңа кадәр җәмәгатьчелеккә таралмавының сере шунда гына – элек язылышу тантаналары авыл Советларында үтә иде. Шул чорда ук алар рәсми чара белән милли йолаларны бик матур итеп, бергә башкарган. Хәзер теркәү өлеше район үзәгендә булгач, бу гадәтләре турында барыбызга да мәгълүм булды. Марилар, удмуртлар язылышканны белми, күрми калып булмый, алар язылышу тантанасы үтә торган мәдәният йорты каршында ук җырлы-биюле йолаларын башлап, бөтен кешенең игътибарын җәлеп итә. Рәсми өлеш беткәннән соң үзебез дә, һәр очракта яңа күргән кебек, сокланып күзәтәбез. Марилар исә безгә килгәнче үк, авыл урамын әйләнеп, туйны бөтен авыл бәйрәменә әйләндерә. Язылыштыру вакытында алар бер генә йола үтәми, анда өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да катнаша. Менә шушы буыннар арасында бәйлелек өзелмәгәнгә, милли йолалар онытылмый, дәвам итә, сакланадыр да инде. Беләсезме, алар бу чараны шулкадәр ихластан, шулкадәр зур әзерлек белән үткәрә – милләтең белән горурлык хисләре уяна торган. Безгә башка елларны күрше райондагы мари авылыннан да килеп, шушы тәртиптә язылышалар иде. Быел үзебезнекеләр генә.

– Татарлар, башка милләтләр арасында ЗАГСка милли киемнән килүчеләр бармы?

– Кызганычка, юк шул…

Гөлсинә Хәбибуллина  


Фикер өстәү