Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Нигезебезгә – 100 ел»

Шушы көннәрдә Балтач районының Бөрбаш авылында бик матур бәйрәм узды. Татарстанның баш казые гаиләсе, үз нигезләреннән чыккан 80ләп кешене бергә җыеп, зур мәҗлес ясады. Күз курыкса да, кул эшли, ди киленнәре Альбина.

–  Нигезебездән чыккан туганнарны бергә җыясы килде. Җәлил әти белән Гөлфәния әни шулай уйлаштылар да, без дә сөенеп риза булдык. Вакыты җитә башлагач, бераз борчылдык та. Эссе көн, балалар көйсезләнер, дигән булабыз. Шөкер, бар да яхшы булды. Кунаклар да тәм-томнары белән килделәр. Барысын да үзләре пешергән. 10 торт кына бар иде, – ди Альбина. – Бәйрәм узгач, ирем белән сөйләштек әле. Төп йортта яшәгәч, бу традицияне дәвам итүчеләр булачакбыз бит. Аллаһы Тәгалә боерса, әлбәттә, без дә туганнарны җыярбыз. Балалар да бер-берләрен күреп үсәр.

Җәлил хәзрәт – республикада хөрмәтле кеше. Аның вәгазьләрен, үтемле сүзләрен сәгатьләр буе тыңларлык. Төп йортта яшәүче киленне зурлавы да – бик күркәм хәл. Бу мәҗлестә дә ул килене өчен кода-кодагыйларына рәхмәтен җиткерә. Кызларын үз ояларына алган олы кода-кодагыйларга да ихтирамын белдерә. Тормышларны көйләп торучы кеше икәне әллә каян күренеп тора аның. Улымны өйләндергәнче, догаларым белән миңа түзә ала торган килен килсен иде дип сорадым, дип шаярта.

– Төп йортта килен булгач, киләчәк бар дигән сүз инде ул. Оныклар үсеп килә. Айсылу кызымны кияүгә биргәндә, Мәрҗани мәчетендә киленемнең әти-әнисен күрдем. Шушыларның баласы киленем булса иде, дип теләгәнем истә, – ди Җәлил хәзрәт. – Нигезебезгә килгәндә, аңа быел 100 ел тулды. Әби-бабам 1923 елда нигез корган булганнар. Безнең әбиебезнең йорты кыз чакта – бер тапкыр, кияүгә килгәч, ике тапкыр яна. Әнә шуңа да бик сабыр, булганына шөкер итә һәм зарланмый торган кеше иде ул. Күпме генә сынаулар булса да, сынмаганнар, тормышны яңадан башлаганнар.

Җәлил хәзрәтнең бабасы белән әбисе 1913 елда гаилә кора. Бабасына сугышларда булырга туры килә. Тормыш әбисе җилкәсенә төшсә дә, зарланырга яратмый торган карчык була.

– Әтием әнисен 1975 елда, аңа 82 яшь вакытта, күзе авыртып, табибка алып бара. Табиб: «Әби, нинди авыруларың бар?» – дип сорый. Ул исә: «Белмим шул, улым килгәч сорармын», – ди. Әти килә. Шуннан соң әби аңа, 1914 елда бәбидән соң өзлеккән идем, шуны табибка әйт әле, ди. Менә шулай, авырып та карамаган ул. Нинди авыр елларда да дога укытты. Әби-бабайның, барча шушы нигездән чыккан әрвахларның рухы шат булсын, – ди хәзрәт.

Фазлыевлар туганлыкның кадерен дә, аны саклауның никадәр саваплы икәнен дә белә. Бу хакта Альбинаның әтисе Илдус матур итеп сөйли:

– Аллаһы Тәгаләгә якынаюның төрле юллары бар. Әйтик, пәйгамбәребез Ибраһим галәйһиссәлам бик кунакчыл булган. Аның йортындагы дүрт ишек тә ачык торган. Икенче сыйфаты: ул ачык күңелле булган. Тирә-якка сәлам дә тараткан. Бу да – зур савап. Кешеләрнең хәлен белеп яшәсәң, Аллаһының дусты булырсың. Өченче сыйфаты: төнлә торып намаз укыган, – ди ул. – Сират күперен чыгасыбыз бар бит. Шунда иң беренче итеп туганлык турында сорарлар. Әйткәләшкән, талашып йөргән кешеләр шундук җәһәннәмгә төшеп китәр. Мөнәсәбәт яхшы булса, сират күперен дә узып кына китәрсең. Тормышы яхшыруны, сәламәтлеге ныгуны, гомерен озынайтырга теләгән кеше туганлык җебен өзмәс, өзелгән икән, ялгар. Туганнар матур итеп яши белергә тиеш.

Җәлил хәзрәт Фазлыев нәкъ менә шуны күздә тотып, нигез бәйрәмен оештырган да инде. Күпме кешеләргә уйланырлык чара бу. Туган белән туган йөрешмәгәндә, хәлләр белешмәгәндә, бер-берсеннән көнләшеп, ачудан янып яшәгәндә, мондый чаралар турында ишетү дә уйландыра. Соңга калмыйча, вакытында булган хаталарны аңлап, якыннарны якын итеп яшәсәк иде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү