Яшь укытучыларга өч ел дәвамында 10ар мең сум акча түләнәчәк

Соңгы берничә елда «Безнең яңа укытучы» республика гранты туктатылып торган иде. Быел Укытучылар һәм остазлар елында ул яңартылачак. Бәйгедә җиңгән яшь педагогларга өч ел дәвамында ай саен 10ар мең сум акча түләнәчәк. Яңа укытучылар мәктәпне кайсы якка үзгәртә?

Билгеле булганча, «Безнең яңа укытучы» гранты 2011 елда мәктәпкә яшь укытучыларны җәлеп итү өчен оештырылган иде. Ул республиканың төрле вузларын тәмамлаучы яшь физик, химик, биолог һәм башка белгечләргә мәктәптә укыту мөмкинлеге бирә. Беренче елларда, укытучы булмаган яшьләр балалар белән эшли алырмы, дип шикләнүчеләр дә булмады түгел. Мәктәп директорлары фикеренчә, алар, киресенчә, дәресләргә яңа сулыш өргән. Шушы вакыт эчендә әлеге грантны бездә барлыгы 1680 яшь укытучы откан. Бәйгедә катнашу өчен педагогның мәктәптә кимендә өч ел эшләве шарт.

КФУның психология һәм мәгариф институты директоры Айдар Кәлимуллин белдергәнчә, әлеге грантны яңарту – республиканың мәгариф системасы өчен бик мөһим вакыйга. Шушы еллар эчендә бәйге яшь укытучыларга акчалата гына түгел, рухи яктан да бер этәргеч биргән.

– Кызганыч, соңгы елларда әлеге грант тукталып торган иде. Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, яшь укытучылар бәйгенең дәвам иттерелүен көтте. Без КФУда ел саен 1500 артык яшь педагог әзерлибез. Яшерен-батырын түгел, аларны бүгенге хезмәт хакы гына мәктәпкә җәлеп итми. Ә 10 мең сум өстәмә түләү исә кызыксыну уята, – диде Айдар Кәлимуллин.

Казанның 81 нче мәктәбендә химия дәресләрен укытучы Антонина Ярцева да шушы грантны откан булган. КХТИда югары молекуляр кушылмалар химиясе юнәлешен тәмамлаган белгеч мәктәпкә килүенә бер дә үкенми.

– Мин ул вакытта аспирантурада укый һәм шул ук вакытта декрет ялында идем. Интернетта бәйге игълан ителү турында мәгълүмат күреп, үземне сынап карарга булдым, – ди ул, 12 ел элек булган вакыйганы искә төшереп. – Олы кызым – 1 нче сыйныфка, кечесенең бакчага җыенган чагы иде. Шул вакытта әни һәм элеккеге укучы буларак мәктәп тормышының эчке ягын күрәсем килде. Каенанам мәктәптә директор булып эшли иде. Аның янына кунакка барган саен, эшенә сугылдым. Грант откач, 65 нче мәктәпкә урнаштым. Укучылар белән уртак тел табу авыр түгел. Балалар үзгәрми: элек ничек, хәзер дә шулай. Бары яратырга гына кирәк.

Аның әйтүенчә, әлеге бәйгедә җиңүнең уңай яклары шактый икән.

– Бездә икенче югары белем алу түләүле бит. Ә бу очракта укытучылыкка бушлай укырга мөмкин. Монысы – бер. Икенчесе – финанс ягы. Миңа өч ел дәвамында ай саен 7,5 мең сум акча түләделәр. Аттестация үткәндә дә файдасы тиде, – ди Антонина Ярцева.

КАИның инженерлар лицее директоры Динар Габидуллин да – әлеге бәйге җиңүчесе. Кайчандыр әлеге грантны отып, Казандагы 19 нчы гимназиягә физика укытырга килгән ул. «Әлеге бәйге булмаса, бүгенге дәрәҗәгә ирешә алмас идем. Башта укытучы, аннан урынбасар һәм директор вазыйфасына күтәрелдем. Тормышта зур тәҗрибә тупладым», – ди ул.

Кайбыч районының мәгариф идарәсе башлыгы Илмас Хәмидуллин әйтүенчә, районда әлеге грантны отучылар бар.

– Грант ул – әйбәт әйбер. Өстәмә акчадан берәү дә баш тартмый. Бүген мәктәпкә нинди генә белгеч килсә дә, без буш урыннарны тулыландыру ягында. Көллият, вуз бетереп киләме, башка өлкәдәнме – теләге булса, яңа укытучы итеп әзерләргә әзербез, – ди Илмас Хәмидуллин. – Яшь укытучыларга хезмәт хакы югары түгел. Каядыр барып ял итәргә җитми. Әмма аларның башкалар кебек матур итеп яшисе килә бит. Хезмәт хакы күп түләнгән өлкәләр белән чагыштыралар. Шуңа күрә грантлар һәрвакыт кирәк. Яңа укытучылар белән мәктәпне үзгәртү күпкә җиңелрәк.

 Сәрия Мифтахова

 

 


Фикер өстәү