Газетага язылу

Бабам белән сөйләшү

Бабам белән «әңгәмә»м туган авылымның бик матур җирендә урнашкан Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл ветераннары хөрмәтенә куелган һәйкәл янында булды. Анда аның да исеме язылган ташка кулымны куеп, күзем белән беркайчан да аны күрү бәхетенә ирешмәсәм дә, күңелем белән Сөләйман бабам белән сөйләштем.

Бабам белән сөйләшү
Шәхси архивтан

– Бабаем, ә син сугышта  ничек курыкмадың?

 

– Ничек инде курыкмаска, курку хисе барлык кешедә дә бар. Тик менә якыннарың өчен, башкалар өчен, туган илең өчен кайгыру, алар өчен курку күпкә көчлерәк. Менә шунда инде кеше үзендәге куркуны да, дошманны да җиңәргә көч таба.

Сугыш – куркыныч афәт. Ул беркемне дә аямый. Өлкәннәрне дә, кечкенә балаларны да. Шунысы бик тә кызганыч. Ленинград камалышы да – моның мисалы. Без, машиналарга төяп, Ладога күле өстендәге боздан камалыштагыларга икмәк алып керә идек.  Бу юл шуңа да инде «дорога җизни»  – «яшәү юлы» дип атала иде. Аннан кечкенә балаларны алып чыга идек. Тик ул юлны фашистлар еш кына бомбага тоталар иде.  Ачлыктан тилмерүчеләргә дигән икмәк, кечкенә балалар утырткан машина боз астына киткән чак иң куркынычы иде.

 

– Бабаем, син сугыш беткәннән соң да тиз генә кайтмагансың. Сине сагынып көткәннәр бит.

 

– Немец фашистларын җиңгәннән соң безне  Ерак Көнчыгышка Япония басып алучыларына каршы көрәшкә җибәрделәр. Менә аларны да җиңгәч инде 1947 елны тыныч тормыш корырга туган якка кайттым. Мин кайтканда, әти, яшь булса да, вафат иде инде. Сугыш вакытында тыл хезмәтчәннәре үзләреннән бигрәк сугышчыларны тәэмин итәргә тырышып эшләгәннәр шул. Аларга җиңел булмаган. Әти Сәлмән исемле иде.  Нигә әле «иде»? Ул минем өчен гел исән. Илгә дүрт ул һәм өч кыз үстергән, колхозда тырыш хезмәт куеп, Җиңүне якынайткан кеше әле ул! Күп эшкә аннан өйрәндек. Без үскәндә, эшкә атлар җигелде. Башкалардан алда өч энем белән бергәләшеп һәр яңа чыккан техниканы өйрәндек.  Шуңа да колхозда беренчеләрдән булып механизатор да булдык, машина, трактор, комбайннар иярләдек. Колхозда икмәк иктек, мал үстердек, балта тотып йортлар салдык. Тырышып эшләдек тә, һәр кеше белән ярдәмләшеп тә яшәдек.

 

– Бабаем, сиңа барысы өчен дә рәхмәт әйтеп кочасым килә.

 

– Анысы өчен үзеңә рәхмәт, кызым.  Менә шул хисләр мине генә түгел, барча батыр халкыма, илләр гизеп, дошманны куып тар-мар итәргә көч бирде дә инде. Ә тыл хезмәтчәннәре көнне төнгә ялгап хезмәт куйдылар, җиңүне якынайттылар. Барлык халык бергәләшеп илебезне төзекләндерделәр, яна ачышларга этәрделәр. Алар бик-бик күпләр. Я, кемне генә кочып бетерә алырсың икән? Шуңа да инде иң яхшысы – туган илебезне, табигатебезне саклау кирәк.  Безгә рәхмәт йөзеннән тырышып укып, илебезнең уңышларын арттыру, дошманнар явызлыгына уяу торып, туган илебезне саклау булса иде эшегез.

 

Минем бабам 1924 елның 28 февралендә Түбән Ушмы авылында колхозчы гаиләсендә туып үскән. Бөек Ватан сугышында геройларча көрәшкән батыр ул. Аны  «II дәрәҗә Ватан сугышы ордены» бүләге белән югары бәяләгәннәр, «Японияне җиңгән өчен» дигән, «1941–1945 елгы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» бирелгән медальләре бар.

Венера Хәсәнова.

Мамадыш, Түбән Ушма авылы

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре