Әлфинур апа тумышы белән Дүртөйле авылыннан. Бик яшьли югалту ачыларын кичергән.
– Әти сугышта һәлак булган. Әниебезне дә вакытсыз югалттык. Әби белән яшәдек. Мәктәптә укыганда ук кыр эшләренә чыга идек. Көлтә керттек, эскерт өйдек. 7 нче классны тәмамлагач, колхозда ат җигеп йөрдем. Фермада сарыклар да карадым. Ачлыгын да күрдек. Черек бәрәңге, кычыткан, үлән, бәрәңге, чөгендер яфрагына кадәр ашадык, – дип, яшьлек елларын искә ала ул.
Идрәс авылы егетенә тормышка чыккан көннәрен дә бүгенгедәй хәтерли Әлфинур апа. Ишле гаиләгә килен булып төшә. Алар белән аңлашып гомер итә.
– Бабай белән аулак өйдә күрештек. Ул солдат хезмәтеннән соң шахталарда эшләп, авылга кайткан иде. Шуннан күрешеп киттек. Насыйп ярым ул булган. Каенана белән 30 ел яшәдем. Иптәшем белән ике кыз, бер малай үстердек. Кызганыч, олы улыбызны фаҗигале төстә югалттык. Ул 7 яшендә суга батты. Аны бүген дә күз яшьләрсез искә ала алмыйм, бала хәсрәте бик ачы. Кыеннары артта калды, хәзер бик рәхәттә, Аллага шөкер, дип яшим. Тормышыбыз җайлы, тамагыбыз тук, урыным түрдә. Бу көннәрне күрә алуыма Ходаема рәхмәтлемен, – ди үзе.
Төз гәүдәле, җитез, өлгер ул. Хәтере әйбәт, бөтен яңалыклардан хәбәрдар. Хуҗалык эшләреннән дә читтә калмый. Бер генә дә тик утырырга яратмый. Көнгә чыккач, тавыкларын ашатып керә.
Бакчаларны карый. Булдыра алганча, җәен чүпләрен утый. Балалары кайтканчы ашлар куя тора, бәрәңгеләр әрчеп куя. Урамга да чыга, кырларны әйләнеп кайта. Гел йөреп торырга, хәрәкәттә булырга тырыша. Быел да ураза тоткан, рамазан аен җиңеллек белән үтеп чыккан.
Изге догада яши, намазларын калдырмый. Ил-көнгә иминлек, күңелләргә тынычлык сорап догаларын кыла.
Әлфинур апа бүгенге тормышына шөкер итеп, улы Тәлгать, килене Роза, оныклары янәшәсендә рәхәттә, зур хасияттә яши. Кызлары һәрчак хәлен белә, кайтып йөри, оныклары да ярата үзен.

– 32 ел элек әлеге гаиләгә килен булып төштем. Бергә яшибез. Әни – өебезнең йозагы ул. Тыныч күңел белән эшкә китәбез. Кыз чагымда ук каенаналы йортка килен булып төшү хыялым бар иде. Бергә матур яшәргә насыйп булды. Тату булгач, яшәү дә, эшләү дә җиңел, – ди Роза Вәлиәхмәтова.
Ләйлә Шиһабиева
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез