Газетага язылу
  • Фото: Шәхси архивтан

Онытмабыз!

Онытмабыз!

Габдрахман Сафин 1922 елның 31 мартында Арча районының Симетбаш авылында туган. 1941 елда фронтка китә, һава-десант частена эләгә. Ивановода укулар узганнан соң, аны Сталинградка җибәрәләр. Бәрелешләрнең берсендә бөтен полктан бары тик 30 га якын кеше исән кала, калганнары әсирлеккә эләгә. Габдрахман Әхмәтсафа улы өчен дә айлар буена сузылган тоткынлык еллары башлана.

Әсирлектә ул Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш белән очраша. 1943 елның мартында аңа качарга насыйп була. Шуннан соң ул 50 нче гвардия дивизиясенең 150 нче полкы составында Берлинны штурмлауда катнаша һәм Иосиф Сталинның Рәхмәт хатына лаек була.

1949 елда фронтовикны яңа сынау көтә: аны кулга алалар. Хөкем карары кырыс була: 20 елга иректән мәхрүм итү. Моңа әсирлектә вакытта Муса Җәлил чыгарган газеталарны укуы да сәбәп була. Сталинның Рәхмәт хаты да, «Берлинны алган өчен» медале дә ярдәм итми. 1955 елның көзендә генә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Габдрахман Сафинны аклыйлар.

Кайткач, ветеран өйләнә, биш бала тәрбияләп үстерә. Кече улы, танылган җырчы Габделфәт Сафин, атасы турында документаль фильм да төшергән.

Ветеран «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей бүләкләре һәм «Хезмәт ветераны» исеме белән бүләкләнгән. Бүген ул Лаеш районының Сиңгел авылында туганнарының һәм якыннарының игътибарында, кадер-хөрмәттә гомер итә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре