«Алпар» этно-төркеме җитәкчесе, мультиинструменталист, композитор Алмаз Әсхәдулла борынгы уен коралларын өйрәнә дә, аларда уйный да, үзе ясый да. Җаны-тәне белән милли сәнгатебезгә гашыйк егет белән Казанда яңа ачылган Универсаль осталык үзәгендә очраштык.
– Алмаз, бигрәк кызыклы уен коралларын тәкъдим итәсез. Болар барысы да татарныкымы?
– Без биредә милли уен кораллары кибетен булдырдык. Беренче катта остаханә дә эшләячәк. Балалар да, өлкәннәр дә безгә кызыксынып килә. Уен коралларында өйрәнергә теләп, мастер-классларга язылалар. Без аны «Өн –туган як тавышы» проекты нигезендә алып барабыз. Мин үзем дә чит илләргә гастрольләргә барганда: «Милли уен коралын кайдан алырга була?» – дип сорыйм. Кызганыч, үзебездә андый кибет юк иде. Шуңа күрә дә милли уен кораллары сатыла торган менә шундый урын булдырасым килде. Монда курай, кубыз, думбра, Себер татарларының ятаганын, кыл-кубыз, такта-кубыз, дәфнә тәкъдим итәбез. Аларның барысын бергә туплап, тулы бер ансамбль тәшкил итәргә, академик һәм халык музыкасын уйнарга була.
– Борынгы уен коралында уйнау өчен башта аны өйрәнергә кирәк бит әле.
– Теләүчеләрне уйнарга да өйрәтәбез. Мәктәпләрдән киләләр. Уен коралларын грант проектлары белән бушлай да алып була. Анысын ничек язарга кирәген күрсәтәбез. Үзләре яшәгән җирлектә ансамбль төзеп, алга таба иҗат итә алалар. Кеше милли уен коралларын, мирасыбызны саклауның әһәмиятен аңласын. Төп максат әнә шул. Кайберәүләр думбраны казахныкы ди. Ә бу белмәүдән килә. Казахларда думбра уйнау ысулларын үстергән кеше – Латыйф Хәмиди, безнең композиторыбыз. Аның думбра буенча кулланма әсбаплары да бар. Әлеге уен коралында уйнарга өйрәнү төрки дөньяга да юл ача.

Безнең моңыбыз күпкә тирәнрәк. Шуңа да борынгы уен коралларыбызны торгызырга, аларны ясарга булдык. Совет чорында ЦУМ урнашкан бинада гармуннар да, фортепианолар да ясалган. Һәм ул гармуннар бөтен ил буенча таралган. Шуңа күрә безнең татар гармуны, «тальян гармун» дигән брендыбыз бар. Һәм менә бүген шушы бинада ачылган яңа үзәктә борынгы уен коралларыбызны ясаячакбыз. Бу – зур җиңү. Сыйфатлы, сәхнәгә чыгарлык уен коралларын булдырырга телибез. Җиңел генә башкарыла торган хезмәт түгел, уңышларыбыз да, хаталарыбыз да бар.
– «Алпар» этно-төркеме турында да сөйләгез әле.
– Безнең төркемгә «Алпар» исемен 2018 елда алдым. Аңа кадәр төрле исемнәр белән дә эшләдек. 10 ел дәвамында алдыбызга куелган максатка ирешү өчен тырыштык. Урта Азия музыкасын да, татарныкын да уйный идек, мөнәҗәт, бәетләр дә тәкъдим иттек. Хәзер инде без күбрәк татар мәдәниятен үстерәбез. Ильяс Фәрхуллин, Айдар Ниязов, Айдар Әбдрәхимов, Инсаф Ганибаев – барсы да «Алпар» төркемендә эшләгән егетләр, хәзер инде үз юллары белән киттеләр. Ә без әкренләп яшь буын белән дәвам итәбез, аларны үстерәбез.
Сәхнә өчен традицион уен коралларына нигезләнгән заманча уен кораллары ясарга уйлыйбыз. 2022 елның 26 апрелендә Татарстан Рәисе яшь иҗатчылар белән очрашты. Шунда аңа «Алпар» төркеме исеменнән милли уен коралларын белүче остазларның инде өлкән яшькә җитүе һәм балаларга өйрәтер өчен инструментларның булмавы хакында җиткердек. Ул вакытта әле мин үзем дә аларны ясамый идем. Шул очрашудан соң милли уен коралларын эшләү буенча проект барлыкка килде. Хәзер без шуның белән шөгыльләнәбез. Аның нигезендә районнардагы сәнгать мәктәпләренә җибәрү өчен милли уен кораллары ясыйбыз. Ноталарын да эшлибез. Ул бит җиһаз булып ятарга тиеш түгел. Ансамбльләр төзеп, фестивальләр оештыру да мөмкин булачак.
– Ә борынгы уен коралларын ясарга кемнән өйрәндегез?
– Уен коралларын ясау бурычы барлыкка килгәч, аны эшләрлек осталар кытлыгы проблемасы да килеп туды. «Зур күләмдә эшли алмыйбыз», – диделәр. Остаханә ачкач, үзем дә агач эшенә кереп китәргә мәҗбүр булдым. Думбраны эшләү серләрен Дагыстандагы бер абзыйдан өйрәндем. Бу уен коралын, мисал өчен, Әстерхан нугайлары традициясенә туры китереп эшләдек. Шуңа күрә мин аны чиста татарныкы гына дип әйтә алмыйм. Иң авыр эшләнә торган инструментларның берсе – такта-кубыз. Аны да үземә ясарга туры килде. Ул скрипка кебек. Кыл-кубыз юкка чыккач, авыллардагы скрипкачылар такта-кубызны аякка терәп уйнаганнар. Ул безнең авылда да сакланып калган. Күп кенә башка районнарда да бар икән. Кыл-кубыз Себер татарларында да булган. Аның ярдәмендә башкарылган йолаларны, имләүләрне Илгиз Кадыйров язып алган. Менә шул язмаларны кулланып, такта-кубызны академик та, традицион да инструмент буларак үстерергә теләдем.
– Милли уен кораллары белән кызыксынуыгыз ничек башланды? Үзегез белән якыннанрак таныштырыгыз әле.
– Мин Түбән Камада тудым. Аннары без танылган Шәңгәлче авылына кайтып яшәдек. Бу авылдан чыккан танылган кешеләр барыбызга да билгеле. Музыкага мәхәббәтне әнием тәрбияләде. Ул тумышы белән Актаныш районының Яңа Әлем авылыннан. Озын көйләрне бик ярата иде, җырлады да. Әти Түбән Камада архитектор булып эшләде. Эштән киткәч, әни белән бергә дини әйберләр – наклейкалар, бөтиләр, комганнар, шамаилләр ясый башладылар. Әти 2018 елда мәрхүм булды. Ул эшләгән комганнар мәчетләрдә әле дә бар. Әнием музыканы бик яраткач, мин баянда уйнарга өйрәндем. Түбән Камада музыка көллиятен тәмамлагач, Казанга килеп, консерваториягә укырга кердем. Дүртенче курска җиткәч кенә үзебезнең татар классик музыкасын укыта башладылар. Тик ул – безнең йөз еллык иҗатыбыз гына. Бездә бит курай белән гармун гына булмаган. Укуны тәмамлагач, эстрадада эшлисем, анда баянда уйнап йөрисем килмәде. Бу минем юл түгел иде. Казан федераль университетында тюркология һәм ислам сәнгате тарихы факультеты ачылды. Укуымны шунда дәвам иттем. Һәм үзем өчен борынгы музыка уен кораллары дөньясын ача башладым. Татарстанда гына түгел, Әстерхан, Себер, Касыйм татарларының да иҗатын, гореф-гадәтләрен өйрәндем. Һәрберсенең үз мәдәнияте, үз җырлары, стиле бар. Кызганыч, шуларның барысын бергә җыя торган үзәк юк. Үзебездә менә шуларны күрсәтәсебез, борынгы уен коралларыннан күргәзмә дә оештырасыбыз килә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез