Чепья авылында гомер кичерүче 95 яшьлек Мәхмүт Минһаҗев – гомерен тырыш хезмәт белән үткәргән кеше. Моны раслый торган медальләре, күкрәк билгеләре бик күп, Хезмәт Даны Ордены да бар. Донбасс шахталарында да эшләгән, районга кайткач, үргән әйберләр фабрикасында хезмәт куйган. Хатыны белән Донбасста танышалар, кавышалар, ул да Балтач кызы була, уллары туа, районга күчеп кайткач, икенче уллары туа. Тик менә хатынының аяклары авырткан, бик иртә дөнья куйган. Ике улны тәрбияләп үстерү әти җилкәсенә калган. Улларын укыткан, кеше иткән.
– Бер улым янымда, көн дә килеп йөри, икенче улым Чаллыда, үзенең шәхси фабрикасы бар, – ди ул.
Бабай аягын сындырган әле, йөри дә алмый, социаль хезмәткәре килә, булыша, әмма аның да кул астында тәрбияләнүчеләр күп, бер көндә барысына да өлгерергә кирәк.
Мәхмүт абый тумышы белән Арча районыннан.
– Лаеклы ялга 50 яшьтән чыктым. 12 ел шахтада эшләгән стажым бар иде, 120 сум пенсия каралды. Менә шундый заманнар бар иде. Чепьяга кайткач, үргән әйберләр фабрикасына эшкә кердем, ун көн өйрәнчек булып йөрдем, күбрәк өстәлләр, парталар ясадык, мине бик яраттылар, мастер булып та эшләдем. Орден да бирделәр, заманасы шундый иде шул. Аннан фабрика таралды, бетте, – дип сөйли ул. – Сугыш чорында укый да алмадым, ун яшьтә колхозда эшли башладым, әти ат караучы иде, ул вакытта ат заманы бит. Әтине сугышка алып киттеләр, абый да күп эшли алмады, аны да алдылар, аның урынына мине куйдылар. Мин – кечкенә генә малай. Җәй көне урак өстендә атлар белән бергә басуда ятасың, саламнан шалаш корылган, кайту юк, Аллаһның рәхмәте. Кыш көне зур-зур үгезләрне җигеп урман ташыйсы, хезмәт хакы да юк, бәрәңге дә кышка кадәр җитә дә бетә, хөкүмәт ашлык бирми. Шулай итеп тормыш алып бардык. ФЗОга алып китсеннәр иде, дип теләгән чаклар аз булмады. Аллага шөкер, эшләгәч, пенсиямне дә күп алам, тик ятмадым, малын да асрадым, печәнен-саламын да таптым. Кешегә йөрмәдек, үзебезнеке үзебезгә җитте.
Зөлфия Шакирова
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез