Армиядә хезмәт итеп кайтам дип, туган авылы Керкәледән чыгып киткән Исмәгыйль Сафуановка җиде ел чит якларда, Россиянең икенче читендә булырга туры килә. Ул барысын да башыннан кичергән: сугыш, атыш, кырылу, Җиңү, хезмәт армиясендә, җилкәгә салып, агач ташу.
1943 елның 15 ноябрендә Шөгер район хәрби комиссариаты тарафыннан армиягә алына. Ерак Көнчыгышта 246 нчы полкта укчы булып хезмәт итә башлый. Башта сержант званиесендә хезмәт итә, аннары пулемет взводы командиры була.
Ватан сугышыннан соң Япония белән сугышта катнаша. Ул тәмамлангач та, туган ягына кайта алмый, 1950 елда гына авылга кайтып төшә ул.
Исмәгыйль абый 1951 елда гаилә корып җибәрә, хатыны белән 70 ел бергә гомер итәләр. Өч ул һәм бер кыз үстерәләр. Исмәгыйль бабай янәшәсендә – кызы Наилә һәм кече улы Илдус, ә тагын бер улы Лениногорскида яши.
Тиздән 100 яшен тутырачак Исмәгыйль бабай хәзерге көндә хәрәкәттә, ил-көн яңалыклары белән танышып бара, белгән догаларын укып, һәркемгә – тыныч тормыш, балаларына, оныкларына исәнлек тели. Ә оныкларга, оныкчыкларга ул бай бабай: җиде онык, тугыз оныкчык һәм оныкчыкның баласы да бар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез