Биектауда гомер итүче Нурия Хисамова ел саен чистарту өмәләрендә катнаша. Быел да көннәр җылынганын да көтеп тормыйча, кулына көрәк, тырма тоткан.
– Йортыбыз зур. Карлар эри башлауга ук, тирә-якны чистартабыз. Өебез юл кырыенда урнашкач, гел кеше күзенә ташланып тора. Әнә шуңа да тизрәк тирә-якны матурлыйбыз. Май чүлмәге тышыннан күренә, диләр бит. Шуңа чиста булсын дип тырышабыз, – ди ул. – Быел эшне сыерчык оясыннан башладык. Өр-яңадан ясатып, бакчабызга 6 оя куйдык. Ә аннары бөтен җирне җыештырдык. Агачларны агарттык, бакча артындагы чишмәне чистарттык. Йорт тирәсендә эш беткәч, урамга чыктык. Бөтен күршеләр бергә җыелышып, өмә ясадык. Чисталыкка күңел сөенә. Узган шимбәдә күп итеп агачлар да утыртып кайттык. Әле менә су буена да күп итеп нарат утыртырга исәп бар.
Кама Тамагы районының Антоновка авылында яшәүче Айгөл һәм Ринат Шәйхәйдәровлар ел саен икеайлык кысасында уза торган «ЭкоЯз» бәйгесендә катнаша һәм җиңә. Быел да читтә калмаганнар.
– Авылда 500 гектар җирдә агач утырттык. Җиде гаилә берләшеп, аларны карап торабыз. Шушы гаиләдә туган балаларның һәрберсенә атап җиләк-җимеш бирә торган агачлар үстерәбез. 50 дән артык шундый агачыбыз бар, – ди Ринат. – Шәһәрдә яшәүче, бакчасы булмаган кешеләр дә безгә килеп, балаларына атап агач утырталар. Ир кешенең бурычы – йорт салу, малай үстерү, агач утырту. Без әнә шул гореф-гадәтләрне дә саклыйбыз. Чистарту эшләренә күптән тотындык инде. Яшәгән урыннарыбыз тәртиптә. Ялларга кунаклар көтәбез. Алар белән бергә зур бакчабызда эшләргә ниятләп торабыз.
Кояшның җылы нурлары берәүне дә тик тотмый. Кукмара районының Төркәш авылы мәдәният йортында эшләүчеләр зур өмә үткәргән. Алар авыллар арасындагы юлларны чистарткан.
– Икеайлык башлануга бөтен авыл эшкә кереште. Бәйге өчен дип эшләмибез. Үзебезгә кирәк. Кемдер ишегалларын тәртипли, капка төпләрен җыештыра. Коймаларны, капкаларын алыштыручылар, буяуларын яңартучылар да бар. 1 Май бәйрәменә зиратта зур өмә узды. Авылыбыз кечкенә генә булса да, халкы бердәм, – ди мәдәният йорты җитәкчесе Алия Җиһаншина. – Чистарту эшләре һәркемнең үзеннән тора. Кемдер кушып кына берәү дә эшләми. Матурлыкны яратсаң, яшәгән җирең көлеп торсын дисәң, тәртиплисең инде.
Чисталык эшенә Татарстан урманчылары да кушылды. Тәтеш урманчылыгы җитәкчесе Ранил Нуруллин әйтүенчә, көзен күтәрелеп китә алмаган үсентеләрне яңаларына алыштыралар. Шул арада урман эчләрен, юл буйларын тәртипкә китерәләр.
– Тәтеш районында һәр ял итү урынында чүп әрҗәләре куелган. Туктап ял итүчеләрнең күбесе калдыкларын тиешле җиргә ташлый. Арада теләсә кая ташлап киткәннәре дә бар инде. Безнең якларга туристлар күп йөри. Елдан-ел урманга, тирә-якка булган мөнәсәбәт уңай якка үзгәрә, – ди урманчы. – Хәзер бит яшьләр дә бик актив. Аларны кызыктыра да беләләр. Балаларда өмет бар. Артларыннан да җыялар, теләсә кая чүп ташламыйлар. Өлкәннәр алардан үрнәк алса да бик яхшы әле.
Яшьләрне бер учка җыеп торган «Чистабулачак» экология хәрәкәте вәкиле Гүзәл Шәрифуллина 7 нче сыйныфта укыганда табигать сагына баскан.
– Әнием телевизордан ишетеп, әйдә әле, кызым, экология бәйгесендә катнашып кара, диде. Ул чакта мин «Мәктәп патруле» бәйгесендә җиңү яуладым. Әнә шуннан соң табигать белән бик дуслаштым. Төрле экология чараларында катнаша башладык. Агач та утырттык, чүп тә җыйдык. Бервакыт велосипед та бирделәр әле. Ә соңрак мин «Чистабулачак» хәрәкәте хакында белеп алдым һәм шунда килдем. Ел саен сулыкларны чистартуда катнашам. Кара диңгез пычрангач, дусларым белән аны чистартырга да бардык. Кыскасы, үзем башкарган эшләрем белән тирә-якны чистарып кына калмыйм, күңелем дә пакьләнә.
Чистарту икеайлыгы башланганнан бирле республикада 7,5 мең экология чарасы узган. Өмәләрдә 100 меңнән артык кеше катнашкан. Экологлар табигать законнарын бозучы 162 кешене ачыклаган. 1270 тәртип бозу ачыкланган. Шуларның 531 е тиешсез җиргә ташланган чүплекләргә бәйле.
Белеп тор!
Ел башыннан Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына 1063 мөрәҗәгать килгән. Шуларның 719 ы уңай хәл ителгән. Зарларның күбесе (317) һава чисталыгына бәйле. Икенче урында чүплекләр тора. 313 кеше аларга бәйле хәбәр юллаган. Сулыклар чисталыгы буенча да 121 зар килгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез