Казанга Кыргыз Республикасы Президенты Садыр Җаппаров килде

Бүген кич Казанга Кыргызстан Республикасы Президенты Садыр Җаппаров килде.

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, башка рәсми затлар каршы алды.

Исегезгә төшерәбез, Кыргыз Республикасы Президенты Садыр Җаппаров Татарстан башкаласына «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын ачу тантанасында катнашу өчен килде. Моннан тыш, визиты кысаларында Кыргыз Республикасы Президенты Татарстан Республикасының икътисадый һәм сәнәгать потенциалы белән танышу өчен берничә объектта булырга планлаштыра.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте


Фикер өстәү