Тарих институтында төрле төбәкләрнең тарихын өйрәнәләр

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәржани исемендәге тарих институтында төрле төбәкләрнең тарихын өйрәнүне дәвам итәләр. 

Бүген “Татар-информ” агентлыгында галимнәр белән булган очрашу да соңгы вакытта дөнья күргән шундый берничә китапка бәйле иде.

-Еллар үткән саен тарих ерагая бара. Әмма безнең институтта ул якыная гына кебек. Чөнки галимнәребез татар тарихын өйрәнү эшенә бик җитди карый.- диде институт директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов бу җәһәттән.

Сүз дә юк, аның сүзләрендә хаклык ярылып ята.

Тарих фәннәре докторы Лилия Габдрафикованың “Өяз шәһәре Минзәлә” монографиясендә бу төбәкнең XVIII йөз ахыры — XX йөз башындагы тормыш сурәтләнә. Марат Мингалиевич әйтүенчә, Минзәлә тарихы һәр яклап өйрәнелгән беренче китап икән әле бу. Монда борынгы шәһәрнең хәрби ныгытмадан Идел-Урал төбәгендәге икътисади һәм мәдәни үзәккә әверелүе күрсәтелә.

Эльмира Сәлахова исә Тәтеш өязе татарларының тормыш-көнкүрешен өйрәнгән. Әйтергә кирәк, бик зур территорияне алып торган икән бу өяз. Аңа хәзерге Тәтеш, Апас, КАма Тамагы һәм Буа районының бер өлеше кергән. Болгар дәүләтенең икътисадый үзәге булган ул. Акча сугу үзәге дә нәкъ шушы җирләрдә урнашкан. Болгар дәүләтенең монгол явыннан соң куелган борынгы кабер ташлары да сакланып калган. Бик үзенчәлекле як Тәтеш өязе. “Шуңа күрә тау ягында атларга булган мөнәсәбәт, ат караклыгына аерым урын бирелде”, – ди Эльмира Кадимовна.

“Өяз шәһәре Алабуга буенча 1795 елгы ревизия сказкалары: текстларның публикациясе” китабының өч авторы бар. “Бу җәһәттән күп вакытта тарихи документларны бастыру белән чикләнелә иде. Ә бу китапта бөтенләй башка күренеш: документлар белән тулы кыйммәтле эшләре алып барылган, – ди Марат Мингалиевич, искиткеч зур эшкә бәя биреп, — Алабугада яшәүчеләр, төбәк тарихын өйрәнүчеләр өчен бу – әйтеп бетермәслек зур бүләк. Монда элек билгеле булмаган фактлар да бик күп”.

Таһир Кәримов исә берьюлы ике китабын тәкъдим итте. Аның берсе Бүләр волосте тарихына багышланган фәнни басма булса, икенчесе “Азнакай төбәге авыллары һәм нәселләре тарихы”дип атала, аерым тарихи очерклардан тора. “Безнең тарихыбыз авыллардан башлана, шуңа күрә алар һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга тиеш”, — дип саный автор. Бу китапта 21 авылның тарихы бәян ителгән.

Китапларның электрон версиясе белән дә танышырга була. Моның өчен Тарих институтының сайтына керергә кирәк.

 


Фикер өстәү