Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгында мәктәп укучыларын кыйнау турындагы хәбәрне тикшерәчәкләр

Бүген социаль челтәрләрдә Чүпрәле районы Иске Чокалы мәктәбендә “бабайлык” күренеше сурәтләнгән видео таралды. Язмаларда билгеләп үтелгәнчә, өлкән сыйныф укучылары кечкенә балаларны кыерсыта. Шул ук вакытта мәктәп завучы, янәсе, блогер булырга хыялланучы балалар, балаларны юри кыйнаган булып, шуны видеога төшергән, дип аңлаткан. Бу хакта “Татар-информ” яза.

Татарстан Фән һәм мәгариф министрлы бу җәһәттән тикшерү башлап җибәргән.
“Тикшерү үткәрү өчен эш комиссиясе оештырылды. Мәсьәлә республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның шәхси контроленә алынды”, – дип хәбәр ителгән министрлыктан.
Моннан тыш әлеге мәсьәләне район хакимияте дә контрольгә алган.


Фикер өстәү