“Алар блогер булып кыланган”: завуч Татарстан мәктәбендә балаларны кыйнауны аңлатып үткән

Ата-аналар социаль челтәрләрдә хулиганнардан зарланган. Бу хакта яза.

Чүпрәле районында яшәүчеләр, Иске Чокалы мәктәбендә балаларны кыйнаулары турында белеп, “ах” иткән. Социаль челтәрләрдә өлкәнрәк сыйныфларның башлангыч сыйныфта укучыларны кыйнаулары сурәтләнгән видеокадрлар пәйда булган икән.

Мәктәп завучы исә ата-аналарга балаларның блогер булып кылануларын, сабыйларны да “уйнап кына” кыйнауларын аңлаткан. Ләкин ата-аналар, завуч сүзләренә ышанмыйча, укытучыларның бу хәлгә күз йомуы бу, балалар кызганыч, әлеге хәлне тикшерүләрен, видеоны мөмкин кадәр күбрәк таратуларын сораган.

Бу җәһәттән рәсми мәгълүматәлегә юк.


Фикер өстәү