Рөстәм Миңнеханов мәгариф министрлары форумында: Мәгарифкә чыгымнар — киләчәккә зур инвестицияләр ул

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Киләчәкне формалаштыру» халыкара мәгариф министрлары форумында катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Чараны Россия Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Хөкүмәте оештырган. Форум Казанда Бәшир Рәмиев ис. ИТ-парк мәйданчыгында уза. Видео сәламләүне форумда катнашучыларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин җибәрде.

Исегезгә төшерәбез, форумда дөньяның 20дән артык иленең мәгариф министрлары катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә,»Мәгарифне һәм тәрбияне системалы камилләштерү – безнең илләрнең уңышлы киләчәге, аларның технологик лидерлыгы һәм халыкның иминлеге нигезе». Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан — Россия Федерациясенең эре фәнни-белем бирү үзәге, фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләрне ел саен 22,5 млрд сум финанслау күләме белән гамәлгә ашыручы 127 фәнни комплекс оешмасы, 45 югары уку йорты бар,
халыкара рейтингларда алар югары урыннарда, 143 мең студент барлык белгечлек төркемнәре буенча югары квалификацияле әзерлек ала.

Моннан тыш, төбәктә гомуми, өстәмә һәм һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары челтәре бар.

Мәгариф тармагына күп еллар дәвамында өстенлекле игътибар бирелә, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов,  мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелешенә, мәгариф оешмаларын ремонтлауга, аларны җиһазландыруга, тармак программаларын гамәлгә ашыруга, кадрлар әзерләү системасын камилләштерүгә зур акчалар юнәлтелә.

Мәгариф чыгымнары дәүләтнең социаль бурычы гына түгел, бу киләчәккә зур инвестицияләр дә.

Россия мәгарифенең аерылгысыз өлеше — тарихи һәм рухи мирасны саклау, традицион кыйммәтләрне формалаштыру, күп милләтле һәм күп конфессияле тынычлык һәм татулык.

Соңгы елларда Татарстан, традицион ислам үзәге буларак, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту буенча мөһим халыкара вакыйгалар үткәрү урынын а әверелде. Без федераль үзәккә ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрне үстерү эшендә күрсәткән ышанычы  өчен рәхмәтлебез, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук Татарстан югары уку йортларында 21 мең чит ил гражданы белем алуын билгеләп үтте. Иң күп чит ил студентлары Урта һәм Көньяк — Көнчыгыш Азия илләреннән, шулай ук Якын Көнчыгыштан. Моннан тыш, Татарстан Үзәк Азия төбәкләре дәүләтләре белән хезмәттәшлектә алдынгы урында тора.

Уртак белем бирү программаларын оештыру, шул исәптән икеләтә диплом программалары, уртак фәнни-тикшеренү эшчәнлеге, уртак конференцияләрдә катнашу, фәнни программалар мәсьәләләре буенча мәгариф өлкәсендә чит илләр белән хезмәттәшлек турында җиде йөздән артык килешү төзелгән, фәнни визитлар һәм симпозиумнарда катнашу, академик мобильлек һәм басмалар.

Республика Хөкүмәте академик берләшмәнең үзара хезмәттәшлегенә ярдәм итү чарасын гамәлгә ашыра, бу — Алагарыш гранты. Ул яшь белгечләр, галимнәр һәм профессор-укытучылар составы өчен стажировка узу мөмкинлеге бирә.
Рөстәм Миңнеханов чыгышының ахырында форум эше мәгариф өлкәсе алдында торган мәсьәләләрне хәл итүгә зур өлеш кертәчәгенә ышаныч белдерде һәм барысына да уңышлар һәм фәнни казанышлар теләде.


Фикер өстәү