«Татарстан – казанышлар республикасы» марафоны Лаешта башланды

Бүген, 15 гыйнварда республикада «Татарстан — казанышлар республикасы» автобус марафоны башланды. Марафон кысасында узучы фикер алышуда сәясәтчеләр, министрлар, район хакимияте вәкилләре катнаша. Әлеге чара Татарстанның 29 районында булачак.

Атамасыннан аңлашылганча, марафон үзе Татарстанның казанышлары, республикада гамәлдә булган төрле проектларга багышлана. Аерым алганда, проект кысасында Россия Президенты гамәлгә куйган илкүләм проектларга багышланган фикер алышулар узачак. Чаралар концерт белән тәмамланачак.

Марафонның беренче чарасы Лаешта узды. Аның максат-бурычлары турында Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов сөйләде. «2024 елда барлык илкүләм проектларның да вакыты чыга. Бүген безнең бурыч – алар ярдәмендә ирешкән нәтиҗәләр турында сөйләү, киләчәккә планнар кору, киләсе еллардагы проектларның нинди булырга тиешлеген ачыклау. Бүген без шактый мәгълүмат тупладык. Лаеш халкы белән очрашуыбызга шатбыз. Бик тырыш, аягында нык басып тора торган кешеләр яши монда», – диде ул.


Фикер өстәү