Махсус хәрби операция зонасына почта аша бушлай посылка җибәреп була

Татарстанда яшәүчеләр узган елда махсус хәрби операция зонасына 5 меңнән артыграк хат һәм посылка юллаган. «Татарстан почтасы» матбугат хезмәте хәбәренә караганда, 1 майдан почта бүлекләре хәрбиләргә җибәреләсе әйберләрне бушлай кабул итә. Шулай итеп, хәрби бурычларын үтәүче егетләр почта ярдәмендә якыннары, дуслары белән даими элемтәдә торырга мөмкин.

Посылкада яки хатта хәрби частьның номеры, солдатның Ф.И.О. һәм адресы («Мәскәү ш., 103400») күрсәтелергә тиеш. Посылка Мәскәүдә Оборона министрлыгы вәкилләренә тапшырыла. Алар, үз чиратында, күчтәнәч яки хатларны ияләренә китереп бирә.

Почтада күчтәнәчләр ачык килеш кабул ителә (тыелган әйберләр, әйтик, тиз бозыла торган ризыклар кире кайтарыла). Һәрбер посылканың авырлыгы 10 килодан артмаска тиеш. Кирәк булганда, күчтәнәч берничә тартмага салып җибәрелә.

2023 елда хәрбиләргә шундый ысул белән барлыгы 160 мең посылка һәм хат юлланган.


Фикер өстәү