2024 елда Казанда БРИКС саммиты узачак

Киләсе елда Казанда БРИКС саммиты үткәреләчәк. Әлеге мөһим чара Россиянең оешмадагы рәислеге кысасында уздырыла, диелгән Владимир Путинның указында.

“2024 елда БРИКС дәүләтләре башлыкларының очрашу урыны итеп Казан шәһәрен билгеләргә”, – дип билгеләп үтелгән хокукый мәгълүматлар рәсми сайтындагы документта.
Дәүләт башлыгы шулай ук оештыру комитетын булдыру бурычын куйган. Ул Россиянең оешмадагы рәислегенә әзерлек эшләре һәм рәислекне тәэмин итү белән шөгыльләнәчәк. Комитет рәисе итеп Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков билгеләнгән.
Указда әйтелгәнчә, комитет составы бер ай эчендә расланачак.


Фикер өстәү