Россиядә җитештерелгән тәүге смартфон белән таныштырганнар: ул киләсе елда сатуга чыга

“Р-фон” “Роса Мобайл”операцион системасында эшли.
Россиядә җитештерелгән тәүге смартфон – “Р-фон” белән таныштыру булган. “ТАСС” язганча, смартфонны, чит ил детальләреннән, Саранскида җыялар. Әмма ул Россиянең “Роса Мобайл”операцион системасында эшли.

Смартфон 6,7 дюймлы, “Gorilla Glass” дигән саклагыч пыялалы AMOLED-дисплей, 5,8 Гб – оператив хәтер, 128 Гб – үзендәге хәтер, кирәкле башка әйберләр белән тәэмин ителгән.
Яңа “Р-фон” инде киләсе елда ук базарга чыгачак. 18 декабрьдә аны сатып алуга заявкалар кабул итә башлаячаклар.


Фикер өстәү