Узган елда илебездә смартфоннар, планшет һәм мобиль телефоннар 500дән артыграк янгын сәбәбенә әйләнгән. Мондый очракларның 86%ы чамасы зарядка җайланмасының төзек булмавы аркасында килеп чыккан.
Гаджетлардан файдаланганда ничек итеп янгын куркынычын булдырмаска? Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гади, әмма мөһим кагыйдәләре:
✅бары тик сертификатлы зарядка җайланмаларын гына кулланыгыз;
✅ аккумуляторлы батареяларны (power bank), телефон, смартфон, электр самокатлары, гироскутерларны һ.б. зарядкада төнгә калдырмагыз. Телефонны беркайчан да мендәр астына куймагыз;
✅зарядка җыйганда, гаджетларга күз-колак булып торыгыз;
✅ телефон 100%ка зарядка җыйгач, челтәрдән өзеп куегыз.