Түбән Кама районы Ширәмәт авылындагы фатирда электр чәйнегенең төзексез булуы аркасында янгын чыккан. Хуҗабикә утны мөстәкыйль сүндерергә маташкан. Әмма барыбер янгын сүндерүчеләрне чакыртырга туры килгән. Бу хакта “Татар-информ” Россия МЧС матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
Янгын сүндерүчеләр подъездан параличланган 75 яшьлек әбине алып чыккан. Йортта яшәүче тагын бер кеше өеннән үзе чыккан.
Ут 4 кв.м. мәйданга таралган. Янгын сүндерүгә 7 белгеч һәм 3 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Ведомстводан, утка тоташтырылган электр приборларын күзәтүсез калдырмагыз, электр челтәренең көчәнеп эшләвенә юл куймагыз, дип тагын бер кат кисәтәләр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat