Казан балалар белән иң яхшы ял итү урыннары исемлегенә эләккән

Гаилә белән ял итү урыннары исемлегендә Гагра шәһәре иң арзанлысы булып чыккан.

TVIL.RU ял итү өчен торакны броньлау сервисы белгечләре сентябрь аенда балалы хатын-кызлар өчен иң шәп ял урыннарын атаган. Кырымда, Краснодар крае һәм Абхазиядә Кара диңгез курортлары, шулай ук Азов диңгезенең яр буе курортлары иң популяр һәм арзанлы юнәлешләргә әйләнгән.

Сентябрь аенда балалы аналар 5-16 төнгә ял броньлый һәм яшәү өчен көненә 1,5-3,4 мең сум түли. Алар өчен иң кыйммәтле ял – Оленевкада, ә иң арзанлысы – Гаграда. Исемлек балалы хатын-кызларның сентябрь аенда ял броньлаулары буенча мәгълүматларга нигезләнеп төзелгән.

Аңа 10 урын кергән. Алар арасында Казан да бар.

Евпатория – 2541 сум / 13 төнгә*
Сочи – 1997 сум/ 10 төнгә
Санкт-Петербург – 2929 сум / 7 төнгә
Гагра – 1520 сум / 10 төнгә
Казан — 2100 сум / 6 төнгә
Түбән Новгород – 1767 сум/ 6 төнгә
Новый Афон – 1600 сум / 14 төнгә
Джемете – 2750 сум / 16 төнгә
Оленевка – 3429 сум / 5 төнгә
Кучугуры – 1650 сум / 8 төнгә


Фикер өстәү