Сәяхәтләр өчен иң популяр төбәкләр унлыгына атадылар

Татарстан Россия төбәкләре рейтингында тугызынчы урынны алды. Бу хакта Tvil.ru ял итү өчен торак броньлау сервисы тикшеренүендә әйтелә.

Броньлау саны буенча топ-3кә — Кырым, Краснодар крае һәм Абхазиянең Гагра районы, ә бишлеккә Ленинград һәм Ростов өлкәләре керде.

Сервис мәгълүматлары буенча, сәяхәтчеләр Татарстанда дүрт төнгә туктала, һәр төн аларга 2 837 сумга төшә.

«Туристлар еш кына отельләрне һәм кунакханәләрне (78 процент) һәм фатирларны (15 процент), сирәгрәк — йортларны (6 процент) август аена броньлый», — дип сөйләде тикшеренү авторлары.

Статистика буенча, җәйнең соңгы аенда россиялеләрнең 40 проценты гаиләләре белән сәяхәт итүне өстен күрә, 27 проценты — икәү, 18 проценты — балалары булган әниләр, ә 10 проценты компанияләр белән ял итәргә китә.


Фикер өстәү