Россия ГТХМның Татарстан буенча баш идарәсеннән «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, сәгать 10:40та республика дәрәҗәсендә, ә 10:44тә муниципаль дәрәҗәдә сиреналарны кабызу планлаштырыла. Моннан тыш, 10:43тә теле- һәм радиоканаллар аша сөйләм хәбәре трансляцияләнәчәк.
Әгәр билгеләнгән вакытта сирена тавышы ишетелмәсә, бу хакта беркайда да хәбәр итәргә кирәкми. Бу республикадагы хәбәр итү системасының 1980 елларда төзелүе һәм аннан соң яңа торак кварталларның барлыкка килүе белән бәйле. Проблемалы зоналар белгечләргә инде билгеле.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез