Синоптиклар татарстанлыларны җомга көнне һава торышы начарлану турында кисәтте. Көндез республикада урыны белән көньяк-көнчыгыштан көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 17 метрга җитәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иртәгә явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә 11 градус җылы, ә көнбатыш районнарда — 21 градус җылы булачак.
Көндез эссе булачак, һава температурасы 35 градуска кадәр күтәреләчәк.